Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
Минтимер Шәймиев: "Милли мәсьәлә - ул Россия Президенты эше"
2012 елның 11 декабре, сишәмбе
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, кичә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путинның аны сайлау кампаниясе чорында актив яклаучы ышанычлы вәкилләре белән очрашуында, милли сәясәт белән бәйле мөһим тәкъдим керткән. Аның фикеренчә, киләчәктә закон проектлары кабул ителгәндә генә түгел, әзерлек барышында яки төзәтмәләр кертелгән вакытта, милли республика вәкилләренең сүзләренә дә колак салу нисбәтеннән, милли мәнфәгатьләрне яклаучы совет булдыру зур әһәмияткә ия. Бүген Минтимер Шәймиев бу хакта Казан Кремлендә журналистлар белән узган матбугат очрашуында белдерде.
“Мин Россия Президентының ышанычлы вәкилләре белән очрашуына шушы сорау белән махсус әзерләнеп барган идем. Милли сәясәт, мәгариф темасы Татарстан өчен һәрвакыт өстенлекле булды”, - дип башлады сүзен Дәүләт киңәшчесе. Ул искәртеп үткәнчә, федераль Мәгариф министрлыгы белән Андрей Фурсенко җитәкчелек иткән чорда, белем бирү стандартлары кабул ителгән вакытта ук республика милли мәнфәгатьләрне катгый, әмма цивилизацияле формада яклап килде.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, туган телләрне өйрәнү мәсьәләсендә федераль законга төзәтмәләр кертеләчәк. “Мин шундый тәкъдим керттем: киләчәктә мәгариф, мәдәнияткә кагылышлы закон проектлары әзерләнгән, төзәтелгән яки кабул ителгән вакытта, фикер алышу барышында милли республика вәкилләренең дә катнашуын тәэмин итү йөзеннән махсус совет булдыру зарур. Аның эш тәртибе әле тәгаенләнмәгән, эш формасын уйлап бетереп, карауга тапшырачакбыз. Закон кабул итү барышында дискуссияләр озакка сузылса да, мондый эш алымы, аңлашылмаучанлыкларны юкка чыгарып, төрле милләтләргә кагылышлы күп кенә проблемаларны цивилизацияле юл белән хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк”, – дип ассызыклый Дәүләт киңәшчесе.
Ул тарихка күз салып, СССР Югары Советында элек төрле милләтләрнең мәнфәгатьләрен яктыртучы Милләтләр палатасы эшләвен искәртеп үтте. “Дәүләт Думасында гади тавыш бирү юлы белән генә милли республика мәнфәгатьләрен яклап калып булмаячак, шуңа күрә милләтләр белән эшләүче махсус структура булдырырга кирәк”, - дип басым ясады Минтимер Шәймиев.
Аның фикеренчә, социаль-икътисади мәсьәләләргә кагылышлы закон проектларын милли республика булу-булмауга бәйсез рәвештә дә кабул итеп булса, мәгариф, мәдәният мәсьәләләре бөтенләй башка мөнәсәбәт таләп итә.
“Милләт мәсьәләсе – Президент эше. Миллион төрле карарлар кабул ителсә дә, Президентның аңлавы, аның дөрес карашы булмыйча торып, үзе бу мәсьәләне хәл итүгә алынмыйча, нәтиҗәле карарга ирешү мөмкин түгел”, - дип белдергән Минтимер Шәймиев Владимир Путин белән очрашуда.
РФ Президентының ышанычлы вәкиле Илшат Гафуров шулай ук, Минтимер Шәймиевнең шушы сораулар буенча карарлар кабул итүче җаваплылык үзәге булырга тиеш, дигән фикерен җөпләде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
17
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә»
"Үзара хөрмәт һәм бер-беребезне аңлау безгә халкыбызның югары ышанычын сакларга ярдәм итә", - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Советы утырышында, Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына аңлатма биреп.
13
март, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев XIV Республика ифтарында катнаштылар
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XIV Республика ифтары узды. АндаТатарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Аларны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз