Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмәне ачуда катнашты

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан Кремле” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының “Манеж” күргәзмә залында Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фондының 10 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Искәртәбез, “Яңарыш” Республика фонды 2010 елның 17 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә оештырылган иде. Фондның Попечительләр советын Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкли. Башкарма директоры Татьяна Ларионова (2010 елда -ТР Президентының  социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе).

Татарстанның мирас объектларында торгызу эшләре алып бару нәтиҗәсендә, Болгар тарих-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәре монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Моннан тыш, фонд акчаларына 2017 елда Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелде. Болгарда бу югары дини уку йорты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән корылды һәм Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды.  

Хәзерге вакытта “Яңарыш” фонды тарафыннан Казанда Мәрьям Ана Казан иконасы соборы торгызыла.  

2019 елның февраленнән “Яңарыш” Республика фонды, РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә, республикада күп телле мәгариф комплексларын булдыру проектын гамәлгә ашыра башлады.

“Бүген  “Яңарыш” фондына 10 ел, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – 10 ел эчендә гаять зур эш башкарылды. Шул вакыт эчендә ике объект торгызылды һәм бөтендөньяга танылды (Болгар тарих-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәре монастыре ЮНЕСКОның  Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде)”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, шуның нәтиҗәсендә зур тәҗрибә тупланды. “Минемчә, күп кенә мәсьәләләр буенча без Россиядә уникаль тәҗрибәгә, белгечлеккә ирештек. Боларның  барысы да фәнни нигезгә куелган. Безнең горурланырлыгыбыз бар. Бүген күп кенә илләр ниндидер тарихи вакыйгалар һәм ядкәрләр эзлиләр, безгә эзләп торасы да юк – тагын күп кызыклы истәлекләр бар әле. “Яңарыш” фонды тарихи истәлекләр, мәдәният һәм объектларны саклап калу белән ничек эш итәргә кирәклеген күрсәтте безгә. Һәм бүген “Яңарыш” фонды, киләчәккә йөз тотып, күп телле мәгариф комплексларын булдыру проектын гамәлгә ашыра. Бу эштә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез”.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге экспозиция “Яңарыш” фонды эшчәнлегенә кертелгән зур хезмәтне күрсәтә.  

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, “Казан Кремле” музей-тыюлыгына килергә теләгән һәркем өчен шартлар тудыру эше дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International