Минтимер Шәймиев Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

2020 елның 26 апреле, якшәмбе

Бүген традиция буенча, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулган көнне, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Г.Тукай исемендәге сквердагы язучы һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә бәйле рәвештә бу чара халык җыелмыйча гына узды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International