Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә почта маркасына мөһер кую тантанасында катнашты

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы бинасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына хөрмәтенә чыгарылган почта маркасына мөһер кую тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты. 

Почта маркасы 250 мең нөсхәдә чыгарылган. Анда  Татарстан гербы, милли орнамент, республиканың истәлекле урыннары, шулай ук төбәкнең авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармакларындагы казанышлары сурәтләнгән. Яңа почта маркасын “Россия почтасы” почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Почта блогын чыгаруга өстәмә итеп беренче көн конвертлары һәм Мәскәү һәм Казан өчен махсус мөһер кую штемпеле чыгарылачак.

Татарстан Республикасы юбилеена өстәмә почта блогы чыгарылачак. Почта миниатюрасында 2015 елгы “Россия Федерациясе шәһәрләре һәм субъектлары герблары” сериясенә яңа номинал һәм истәлекле текст өстәләчәк. “100 ел” дигән язу һәм 100 сум күләмендә яңа номинал өстәлгән. Шулай ук 2020 елга почта түләве белән дәүләт тамгаларын бастыруның тематик планы нигезендә “Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгы” дигән маркалы конверт чыгарылачак.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнехановка һәм Минтимер Шәймиевкә  Россия Банкының республика юбилеена багышланган истәлекле тәңкәсен тәкъдим иттеләр. Номиналы – 3 сум. Алгы ягында Россия Федерациясе дәүләт гербының рельефы сурәтләнгән, ә икенче ягында – Казан Кремле фонында милли татар костюмнарында татар биюен башкаручы яшьләр рельеф рәвешендә сурәтләнгән. Тәңкәдә язулар бар – сул якта ике юл: “100 ЕЛ”, аста түгәрәк тирәли: “ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ”. Тиражы 3 мең данә.

Почта маркаларының һәм юбилей тәңкәләренең истәлекле нөсхәләре Татарстан Республикасы Милли музеена, Татарстан Республикасы Дәүләт архивына һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена тапшырылачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International