Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының унынчы утырышы узды.

Анда Татартстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылганнар катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Утырышта беренче укылышта “2019 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше” турындагы закон проекты каралды.

2019 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр буенча - 288 млрд. 520 млн. 142 мең сум, чыгымнар буенча - 274 млрд. 812 млн. 103 мең 600 сум. Хисап елы керемнәрне 13 млрд. 708 млн. 38 мең 400 сумга артып үтәлде. Әлеге акчалар агымдагы, проблемалы финанс елы бурычларын үтәүгә күчкән.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар буенча карар кабул ителде: сайлаулар 2020 елның 13 сентябренә билгеләнде.

Татарстан Конституциясенең 75 статьясындагы 16 пункты, республика сайлау кодексының 104.2 статьясындагы 1 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, быелның сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының вәкаләтләре вакыты тәмамлана. “Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясындагы 3 өлеше һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 6 статьясындагы 2 өлеше нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне булып елның сентябрь аеның икенче якшәмбесе тора, анда әлеге органнарның вәкаләтләре сроклары тәмамлана, - дип искә төшерде профильле комитет башлыгы. - Сайлау законнары таләпләре нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр 100 көннән дә иртәрәк булмаган вакытта һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш”.

Дәүләт Советы тарафыннан 2020 елның 13 сентябренә туры килә торган сентябрьнең икенче якшәмбесенә Татарстан Республикасы Президентын сайлауларны билгеләү турында карар кабул ителде. Әлеге Карар басылып чыкканнан соң республикада сайлау кампаниясенә рәсми старт биреләчәк.

Бүгенге утырышта депутатлар шулай ук берничә закон проектын карадылар һәм докладлар тыңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International