Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту фонды Хәйриячеләр китабының өченче томы дөнья күрде
2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту фонды Хәйриячеләр китабының 2012 ел нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән өченче томы дөнья күрде. Бүген Казан Кремлендә бертөркем хәйриячегә әлеге китапларны һәм фондның Рәхмәт хатларын ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
“Хәйриячелек эшчәнлеге буенча 2012 ел йомгаклары рәсми рәвештә “Яңарыш” фондының Попечительләр советы утырышында игълан ителәчәк. Шулай да инде бүген үк әйтә алам: барлык ниятләннәр реаль эшләргә әверелә бара. Болгар белән Свияжскины яңарту проекты республиканың күпмилләтле халкының күңеленә хуш килә торган проект булды. Алар шунда ук хуплап алынды, аңлау тапты, бу бик югары бәя”, -дип ассызыклады Шәймиев.
Минтимер Шәймиев әлеге комплекслы проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүчеләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, фонд исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлеге проект кысаларында, узган ел Свияжски белән Болгарда барлыгы 55 объектта реконструкция, төзелеш эшләре алып барылган. Бүгенге көндә 24 объектта эш тәмамланган. Свияжски утрау-шәһәрендә алар - Троица, Константин һәм Елена чиркәүләре, “Ат утары”туристлык-этнография комплексы, Инженерлык корпусының Казарма бинасы, Монастырь училищесы, сәяси репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл һ.б., Болгарда исә -Истәлек билгесе, Ак мәчет комплексы, Кече манара, Икмәк музее, Табиб йорты һ.б. Тулы булмаган өч ел эчендә археологик казу эшләрен дөрес итеп алып бару, борынгы объектлар һәм экспонатларны реставрацияләү, консервацияләү ысуллары үзләштерелгән. “Һәйкәлләрне хәрабәләрдән диярлек күтәрәбез, яңартабыз, инфраструктура төзибез, шушы җирлектә яшәүчеләргә уңайлы шартлар тудырабыз”, - дип билгеләп узды “Яңарыш” фонды Попечительләр Советы рәисе. Аның сүзләренә караганда, 2012 ел ахырына Свияжски халкына яшәү өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Моңарчы канализация, кайнар су кебек уңайлыкларның нәрсә икәнен белмәгән кешеләр уңайлы тораклар белән тулысынча тәэмин ителгән. “Бу безнең башкарган эшләребезнең никадәр мөһим, кирәкле икәнен тагын бер кат раслый”, -ди Шәймиев. Төзү, төзекләндерү эшләре белән бергә, объектларны музеификацияләү буенча да зур эш башкарасы бар. Алга 43 объектны музеификацияләүгә әзерләү бурычы куелган.
“Эш әле бик күп, озакка җитәрлек, аның яхшы башлангычы бар инде”, - ди “Яңарыш” фонды Попечительләр Советы рәисе. Минтимер Шәймиев әлеге проектта катнашу барышында хәйриячеләрнең тагын да яхшырак сыйфатлары ачыла баруына игътибар юнәлтте. “Мондый гамәләр аша үз-үзеңә хөрмәт арта”, -дип ассызыклады ул.
Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын яңартуга өлеш керткән кешеләрнең исемнәре уелган Хәйриячеләр китабында хәйрия взносы күләме нинди булуга карамастан, бу ярдәмне кертүчеләрнең исемнәре мәңгеләштерелә бара. Өченче томда әлеге комплекслы проектны гамәлгә ашыруга өлеш керткән барлыгы 7 меңнән артык хәйрияченең исеме урын алган. Бүгенге көндә дөнья күргән өч томда барлыгы 22 меңнән артык хәйрияченең исеме мәңгеләштерелгән.
Бүгенге тантанага чакырылучылар арасында үзләренең шәхси үрнәкләре белән халыкның да әлеге комплекслы проектта актив катнашуына этәргеч биргән муниципалитетлар җитәкчеләре, эре предприятиеләр, проектка шәхси өлешләрен керткән предприятие җитәкчеләре, алга куйган бурычларын намус һәм зур җаваплылык белән башкарып чыккан подряд оешмалары, шәхси эшмәкәрләр, спортчылар, тамчылардан күл ясарга булышкан аерым гаиләләр, иҗат коллективлары һ.б. бар иде. Муниципалитетлардан, мәсәлән, Хәйриячеләр китабының III томы һәм Рәхмәт хатлары белән Казан, Чаллы шәһәрләре мэрлары, Түбән Кама, Лаеш, Әлки, Югары Ослан, Зәй муниципаль районнары башлыклары бүләкләнде. “Майский” теплица комбинаты, “Грань” төзелеш компаниясе, “Тандем” инвестиция-төзелеш компаниясе,“Кукмара савыт-саба заводы” ААҖ, Мамадыш АТПсы, Чаллының катыргы-кәгазь комбинаты , “Татхимфармпрепаратлар” ААҖ, “Мебельград”, “Янтарь”, “Бетар” җәмгыятьләренең хәйрия ярдәме инде өч ел рәттән билгеләп үтелә. Аларның исемнәре Хәйриячеләр китабының барлык өч томына да кертелгән. Исемнәре барлык өч томга да кертелгән шәхси затлар аерым бүләкләнде.
Бүгенге чарада узган ел Свияжски утрау-шәһәрен төзелкәнләндерү һәм яшелләндерү эшләрендә актив катнашкан предприятие җитәкчеләре аерым билгеләп үтелде. Бүләкләнүчеләр арасында шулай ук 2012 елгы Лондон Олимпиадасы чемпионы, премия акчаларының бер өлешен тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызуга юнәлдергән Юлия Зарипова, “Яңарыш” фондына үзе өчен гаять кадерле булган -19 гасыр ахыры-20 гасыр башында Төркиядә нәшер ителгән Корьән бүләк иткән Рәхилә Абдуллина (фашист концлагерьларының балигъ булмаган элекке тоткыннары оешмасы җитәкчесе ), узган ел POZIS саммитында катнашканда Татарстанда әлеге зур проектның гамәлгә ашырылуын ишетеп,аңа үзенең өлешен кертергә карар иткән Михайловски шәһәренең бер фирмасы җитәкчесе Сергей Потов, түләүсез мәдәни чараларда катнашып, Болгар һәм Свияжскины данлауга үзләреннән өлеш керткән сәнгать әһелләре һ.б. бар иде. Традиция буенча, Хәйриячеләр китабының яңа томы “Казан Кремле”, Болгар шәһәре музей-тыюлыкларына һәм Свияжски музеена да тапшырылды. Бүгенге тантанада “Продмаркет” сәүдә-сәнәгать компаниясе җитәкчесе Анатолий Козлов үз гаиләсе исеменнән “Яңарыш” фондына XI-XIV гасырларга –Идел буе Болгар дәүләтенең чәчәк аткан чорына караган уникаль коллекция бүләк итте. Шул рәвешле, ул Хәйриячеләр китабының яңа IV томының сәхифәсен ачып җибәрде.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантанага катнашты
Бүген Казанда, Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантана узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салдылар
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
24
апрель, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: «Замана сынауларын узганда карашыбыз әледән-әле Тукай иҗатына төбәлә»
Бу көннәрдә республикабыз татар халкының даһи улы, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сорауларына җавап бирде.
23
март, 2026 ел
Минтимер Шәймиев: "Фәрит Мөхәммәтшин – илнең иң яхшы парламентарийларының берсе»
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә Фәрит Мөхәммәтшинның депутат һәм Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турындагы карарына бәйле рәвештә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең «Семь дней» программасына интервью бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз