Минтимер Шәймиев: “Рухи дөньяны торгызу халыклар арасында мәдәниятлар диалогын ныгыта”

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Казан ратушасында Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һәм башкалар катнашты.

РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше ягыннан илкүләм проектларны үтәү буенча тотрыклы рәвештә алдынгы өчлеккә керә. “Без Казан һәм республиканың башка шәһәрләренең ничек яңара баруын, мәдәни мирасның тарихи объектларының һәм заманча хәл ителешләрнең бер-беренә ничек күркәм туры китерелүен күрәбез”, - диде ул.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, бәйрәмгә әзерлек чаралары планына 4 бүлек, 76 чара кертелгән. Күп өлеше – мәдәни-агарту, фәнни-мәгариф проектлар, тантаналы чаралар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, утырыш республиканың туган көнендә уздырыла, бу көнне Ленин декреты белән Татарстан автономияле республикасы хакимият вәкаләтләренә ирешә. “Без Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турындагы указы өчен рәхмәтлебез”, - дип ассызыклады ул.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, юбилей тантаналарына үткән елның декабрь аенда “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә узган чарада старт бирелде. Коронавирус пандемиясе бу планнарны беркадәр үзгәртте, әмма юбилейга мөнәсәбәтне, аны иң югары дәрәҗәдә уздыруга омтылышка йогынты ясамады, - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел 27 майда, “Татарстан Автономияле Совет  Социалистик Республикасы турында” декретка имза салуның 100 еллыгына багышлап, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тантаналы утырышы узды. Бүген 25 июньдә – нәкъ 100 ел элек Казан губерна башкарма комитеты рәисе автономия игълан итүгә багышланган тантаналы җыелышта ТАССР Вакытлы революцион комитетка (ВРК) хакимиятне тапшыру турында хәбәр иткән”, - диде ТР Президенты.

“Республиканың бер гасырлык юбилее татарстанлыларның мөһим бердәмлек факторына һәм горурлык предметына, шулай ук бөтен ил өчен әһәмиятле датага әверелде. Ышанам, оештыру комитетының барлык әгъзаларының килешеп эшләве нәтиҗәсендә без федераль план тарафыннан билгеләнгән барлык чараларны тиешле дәрәҗәдә уздырырбыз”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында билгеләгәнчә, хәзерге вакытта аеруча мөһим процесс – рухи дөньяны торгызу бара. “Рухи дөньяны торгызу халыклар арасында мәдәниятлар диалогын ныгыта.  Шуңа күрә, икътисадый өлкәдәге уңышлардан тыш, милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче барлык милләт кешеләре арасында дуслык республиканың мөһим казанышларыннан булды”, - диде ул.

Аннары ТАССР 100 еллыгы хөрмәтенә уздырылучы чаралар турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Владимир Осинцев һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International