Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләләре буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.
Минтимер Шәймиев Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.