Минтимер Шәймиев Михаил Мишустин белән Рөстәм Миңнеханов очрашуында катнашты

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста, А.С.Попов исемендәге технопарк мәйданчыгында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин очрашуы узды.

Очрашу барышында аларга ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылды.

Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Хөкүмәте делегациясе визитын оештырган өчен рәхмәт белдерде. “Илнең барлык төбәкләрендә дә, шул исәптән Татарстанда да катлаулы ситуация иде. Әмма сез бүген пандемиягә бәйле бу катлаулы шартларда республиканың ничек эшләвен күрсәттегез. 72 көн эчендә Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусы төзелгән. Бу – мондый шартларда кешеләргә ярдәм итү өчен барлык технологияләрне һәм инновацияләрне җыеп, бик мөһим мәсьәләне хәл итү үрнәге. Минемчә, бу проектны бөтен илгә таратырга кирәк”, - диде РФ Премьер-министры. 

Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга пандемия чорында халыкка күрсәтелгән федераль ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министрына республикадагы агымдагы икътисадый ситуация һәм бизнес-секторга ярдәм чаралары турында сөйләде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Михаил Мишустинга ИТ-тармакка ярдәм чаралары турындагы карарлар өчен рәхмәт җиткерде. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы” медален тапшырды.

Алга таба очрашу киңәйтелгән форматта узды, очрашуга Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев кушылды. Михаил Мишустин бер ел элек  Минтимер Шәймиев белән очрашуын искә алды. “Татарстанга килүемә бик шатмын. Пандемиядән соң бу минем беренче визитым. Бүген без Рөстәм Нургалиевич белән йогышлы авырулар сырхауханәсенең яңа корпусы төзелешенең барышын күзәттек. Сез Татарстан Президенты булганда без “Алабуга” МИЗ ачкан идек, иртәгә шунда җыенабыз. Шундый зур инновация проектларына системалы рәвештә ярдәм иткәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм”, - диде РФ Хөкүмәте башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International