Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы утырышында катнашты

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унберенче утырышы узды.

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары катнашты.  

Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Утырыш барышында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын тәкъдим итте. Документ буенча экологик хокук бозулар буенча эзләтеп алынучы штрафларның 100%ын җирле бюджетларга күчерү карала.

Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаны хуплады. Ул шулай ук бу акчаларны тотуның ачык контролен тәэмин итәргә кушты. Татарстан Президенты фикеренчә, штраф санкцияләре бары тик җирлекләрдә экологик проблемаларны хәл итүгә генә тотылырга тиеш.

“Барысы да дөрес. Муниципалитетларның экологик программалары булырга тиеш. Казначылык системасы акчалар керүне һәм аларны бүлүне төгәл тикшереп торырга, ә Экология министрлыгы – тиешле программаларны килештерергә тиеш. Без бюджетта бу чыганакны, ул җирле бюджет эчендә юкка чыкмасын һәм экологик бурычларны хәл итүгә китсен өчен, махсус билгеләдек. Муниципалитетлар үз чиратларында экологик нормаларны бозучылар белән игътибарлы эшләргә, легаль булмаган чүплекләрне юк итәргә тиеш. Системалы эш алып барырга кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Аннары тавыш бирү барышында парламентарийлар Татарстан Республикасы  Бюджет кодексына үзгәрешләрне кабул иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International