Рөстәм Миңнеханов: Минтимер Шәймиев – яшь буын татарстанлылар өчен яхшы үрнәк һәм юнәлеш бирүче

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Актаныш районының Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Ватан алдында казанышлары өчен” орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачу тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Искә төшерәбез, Минтимер Шәймиев 2017 елда Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен алды, Россия Президенты Указы нигезендә Герой яисә Хезмәт Герое исеме алган затка үз илендә бронза бюст куелырга тиеш.  

Тантана башланыр алдыннан дәрәҗәле кунаклар авыл зиратына бардылар һәм Минтимер Шәймиевнең әти-әнисен хөрмәтләп искә алдылар. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышында каһарманнарча һәлак булган татар шагыйре Нур Баян һәйкәленә чәчәкләр салды.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бюст ачу ТАССР төзелүнең 100 еллыгына туры килде. “Бу – татар халкының һәм күп милләтле республика халкының тарихында язмышы хәл ителгән һәм хәзерге Татарстан торгызыла башлаган дәверләрнең берсе. Татарстаныбыз тарихына хөрмәтлебез Минтимер Шәрип улы да шактый данлыклы сәхифәләр калдыра!” - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Минтимер Шәймиев республиканың социаль-икътисадый үсешенә гаять зур өлеш кертте, иң кыю һәм иң масштаблы проектларны уңышлы гамәлгә ашырды. “Минтимер Шәрип улы максатка омтылучанлыгы, стратегик фикер йөртә белүе, иң мөһиме – туган җирен ихлас яратуы белән аерылып тора. Бу вакытта  Татарстан бер урында гына тормады, һәрвакыт алга барды”, - диде  Татарстан Президенты. 

Ул игътибар иткәнчә, Татарстанның беренче Президенты башлап җибәргән барлык проектлар һәм программалар да татарстанлылар ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлгән. Алар арасында - тузган торакны бетерү, торак пунктларга газ кертү, социаль ипотека. Күп программалар һәм проектлар буенча Татарстан Россия Федерациясендә беренче урында барды.   

Бүген Минтимер Шәймиев, күп телле белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проектын гамәлгә кертеп, үз эшен дәвам итә. “Җәмгыятьтә киләчәк буынга сыйфатлы белем бирү ихтыяҗы зур. Һәр халык өчен иң кадерлесе –  балалары. Без илебез һәм республикабыз киләчәген алар белән бәйлибез. Бу эш Татарстан дәүләт хакимияте органнарының кеше капиталын үстерү буенча мөһим өстенлеге белән аваздаш”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Минтимер Шәймиевкә бюст ачу безнең күренекле замандашыбызга ихтирам күрсәтү генә түгел, шулай ук тәрбияви вакыйга да. “Минтимер Шәрип улының тормыш юлы – яшь буын татарстанлылар өчен яхшы үрнәк һәм юнәлеш бирүче. Без нәкъ менә шундый үрнәкләрдә яшь буынны, Ватанын чынлап торып сөючеләрне тәрбияләргә тиешбез”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Минтимер Шәймиев тарихи һәм мәдәни мирасны саклап калуга зур өлеш кертте. Аның Болгарны һәм Зөяне торгызу проектларын республика кешеләре генә түгел, Россия һәм чит илләр хәйриячеләре дә хуплады. Мөселман өммәте Минтимер Шәймиевкә Болгар ислам академиясен оештырган өчен рәхмәтле булса, православие дөньясы Казан Мәрьям-ана иконасы соборын торгызу эшләре тәмамлануны өметләнеп көтә. Минтимер Шәймиевнең актив эшчәнлеген абруйлы ЮНЕСКО халыкара оешмасы таныды һәм аны ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус Илчесе дип игълан итте.

Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлылар исеменнән Минтимер Шәймиевкә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде. “Минтимер Шәрип улы – безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Без барыбыз да аның үрнәгендә тәрбияләндек һәм аңа чын күңелдән рәхмәтлебез”, - дип өстәде Татарстан Президенты. 

Минтимер Шәймиев үзенең эшчәнлегенә бирелгән югары бәя өчен рәхмәт белдерде. Ул бүгенге вакыйганы бөтен татарстанлыларның намуслы хезмәте нәтиҗәсе дип кабул итүен билгеләде. Республиканың югары казанышлары Татарстан халкының дуслыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип ассызыклады ул. Минтимер Шәймиев авылдашларына аның эшчәнлегендә һәрвакыт таяныч булганнары, туган якларына дан китергән якташлары истәлеген кадерләп саклаганнары өчен рәхмәтен җиткерде.

“Бюст белән янәшә матур парк булдырылган, аны сакларга һәм мәктәпләр, иҗат оешмалары белән берлектә зур һәм файдалы эшләр өчен кулланырга кирәк. Бу күркәм эшкә керткән өлешегез өчен бик зур рәхмәт барыгызга да”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе бюст авторы скульптор Фәнил Вәлиуллинга аерым рәхмәт сүзләрен әйтте.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев илнең сәяси эшлеклеләре өчен яхшы үрнәк булып тора. “Минтимер  Шәрип улы эшчәнлеге нәтиҗәсендә республика территориясендә милләтара һәм диниара татулык саклап калынды, бу 90 нчы елларда башка республикалар өчен дә уңай үрнәк булды. Ул бүгенге көнгә кадәр оста сәяси лидер булып кала, һәм Россиянең зур сәяси аренасында аның тавышы һәрвакыт ишетелеп тора”, - диде ул. 

Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Игорь Паньшин янәшәдәге скверда агачлар утырттылар. 

Кунаклар тагын бюст янында төзекләндерелгән “Бабайда кунакта” паркын карап чыктылар. Парк ике авылны берләштергән: Әнәк һәм Пучыны. Паркта Минтимер Шәймиевнең тормыш юлыннан аерым вакыйгаларны чагылдырган интерактив зоналар һәм арт-объектлар бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International