Минтимер Шәймиев “Милләт Җыены – 2020” пленар утырышында катнашты

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүген Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Милләт Җыены – 2020” пленар утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессының “Милли Шура” рәисе Васил Шәйхеразыев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. 

“Милләт Җыены” беренче тапкыр оештырыла һәм 28-30 августта уза. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада якынча 500 кеше катнаша. Россиянең 68 төбәгеннән 250дән артык кунак килгән. Чит ил вәкилләре пленар утырышка видеоконференция режимында кушылдылар.   

Утырыш барышында анда катнашучылар күп мәсьәләләр хакында фикер алыштылар: Бөтендөнья татар конгрессының 2017-2020 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, татар телен һәм милли традицияләрне саклап калу, яшьләрдә милли-мәдәни кыйммәтләр формалаштыру юллары каралды, Татар халкының үсеш стратегиясе проекты турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта катнашучыларны Республика көне һәм Татарстан төзелүнең 100 еллыгы белән котлады. Ул ассызыклаганча, мондый очрашулар - һәрвакыт озак көтеп алган вакыйга. “Андый очрашуларда без бер-беребез белән аралаша алабыз, милли традицияләрне, мәдәниятне һәм телебезне саклап калуга багышланган актуаль мәсьәләләр турында фикер алышабыз”, - диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, барлык бу темалар Татар халкының үсеш стратегиясендә чагылыш тапкан: “Без милли байлыгыбызны саклап калу һәм үстерү буенча күп тәкъдимнәр җыйдык. Әлбәттә, аерым мәсьәләләр буенча кызу бәхәсләр булды. Ләкин шуңа карамастан, бүген документ әзер һәм без аны кабул итә алабыз. Стратегия проектын әзерләүдә катнашкан һәрберегезгә рәхмәт белдерәм”.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Президенты Владимир Путинга һәм Россия Хөкүмәтенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.  

Татар халкының киләчәге һәрберебезгә бәйле, дип билгеләде ТР Президенты. “Сезнең кебек актив һәм битараф булмаган кешеләр белән без татар милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклап кала, мәдәниятебезне баета алачакбыз. Шуның өчен зур рәхмәт сезгә” – дип өстәде ул. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен татар иҗтимагый оешмалары активистларына Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Пленар утырыш тәмамланганда катнашучылар Татар халкының үсеш стратегиясе өчен тавыш бирделәр. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International