Минтимер Шәймиев ТР Милли китапханәсендә булды һәм Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләген тапшыру тантанасында катнашты

2020 елның 30 августы, якшәмбе

Бүген Казанда капиталь ремонт ясалган ММҮ бинасына күчкән ТР Милли китапханәсендә беренче экскурсия узды. 

Анда Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчсе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. 

Кунаклар яңартылган бинаны карап чыктылар: татар язуы тарихына багышланган инсталляция белән таныштылар, “Татарстан 100: элек һәм хәзер” китабы күргәзмәсен карадылар, тавыш яздыру студиясендә булдылар. 

ТР Милли китапханәсе бердәм мәдәни киңлекне тәшкил итә. Күргәзмә мәйданчыклары, коворкинг һәм һәркем өчен яраклы киңлекләр бар. Шулай ук сирәк һәм борынгы китап фондларын саклау һәм реставрацияләү өчен шартлар тудырылган. 

Иҗади экспериментлар өчен заманча блэк-бокс залы бар. Рөстәм Миңнехановка аның техник мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Трансформацияләнә торган зал кыска вакыт эчендә төрле форматта чаралар уздырырга мөмкинлек бирә. Аны музыка, бию һәм белем бирү  мәйданчыклары итеп кулланырга мөмкин. Ләкин төп юнәлеш – театр сәнгате. Мәйданчык “Угол” иҗат лабораториясе һәм “Әлиф” иҗат берләшмәсе резиденциясе булачак.   

Моннан тыш, Татарстан Президентына борынгы китаплар, кулъязмалар һәм фотографияләр күргәзмәсен, уку залларын, күзәтү мәйданчыгын күрсәттеләр.

Марат Хөснуллин капиталь ремонт нәтиҗәләрен югары бәяләде. “Бу – югары дәрәҗәдәге мәдәният һәм мәгариф объекты. Республика җитәкчелегенә эзлекле сәясәте өчен рәхмәт белдерәм”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан төзелүнең 100 еллыгы кысаларында республикада күп кенә социаль һәм мәдәни объектлар ачыла, шуларның берсе – ТР Милли китапханәсе урнашкан ММҮ бинасы.    

Татарстан Президенты татарстанлыларны Республика Көне белән котлады һәм аларга барлык башлангычларында да уңышлар теләде.

Аннары дәрәҗәле кунаклар ТР Милли китапханәсендә оештырылган беренче чараларның берсендә – Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген тапшыру тантанасында катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International