Минтимер Шәймиев 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру буенча Эшче төркемнең беренче утырышын уздырды

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру буенча Эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев уздырды.

Утырышта шулай ук РФ мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе; Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты директоры Владимир Аристархов, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, ЮНЕСКО эшләре буенча ТР Комиссиясе рәисе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ЮНЕСКО карамагындагы Халыкара тау-техник белеме компетенцияләре үзәге башкарма директоры Евгений Любин, республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль районнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, Минтимер Шәймиев, агымдагы ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның РФ Тышкы эшләр министрлыгына 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру мөмкинлеге турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итүе турында сөйләде. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу инициативаны хуплады.

“Татарстанның тәкъдиме Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хуплануы бик мөһим. Бу – зур ышаныч. Без яхшы әзерләнергә тиеш. Безнең дөнья җәмәгатьчелегенә, 190 дәүләт вәкилләре – Комитет әгъзаларына һәм сессия кунакларына  күрсәтерлек әйберләребез бар. Мәдәни мирасны саклауга аеруча әһәмият бирүче республикабыз уңышлы һәм тотрыклы үсештә. Соңгы елларда Татарстанның өч тарихи объекты бөтендөнья универсаль кыйммәтенә әверелде. Пандемиягә бәйле авырлыкларга карамастан, без 100% әзер булырга тиеш. Безнең билгеле тәҗрибәбез бар, вакытыбыз бар, мөмкинлекләребез бар”, - дип йомгаклады ул.

РФ мәдәният министры урынбасары Николай Овсиенко билгеләгәнчә, тарихка, мәдәнияткә карата булган сакчыл мөнәсәбәт Татарстан башкаласы кунакларына нык тәэсир иткән.

“Без Татарстанның эшен күрәбез. Соңгы вакытта Бөтендөнья мирас исемлегенә өч объект кертелгән. Сезнең тәҗрибәгезне Россиянең башка төбәкләренә дә тәкъдим итәсебез килә”,- диде ул.

ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе билгеләгәнчә, 46 нчы сессияне уздыру һәм аңа әзерләнү буенча федераль оештыру комитетын булдырырга кирәк. Аңа РФнең барлык профиль министрлары керәчәк.

“Казанда, “Казан ЭКСПО” мәйданчыгында барлык шартлар да бар: ЮНЕСКО таләпләренә туры килгән өч мең урынга зал-трансформер һәм Конвенция секретариаты эшләрен оештыру өчен барлык мөмкинлекләр”, - дип ассызыклады ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International