Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында чыгыш ясады

2020 елның 18 сентябре, җомга

Бүген Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы уза. 

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады.

Минтимер Шәймиев Татарстан Президентын сайлау ТАССРның 100 еллык юбилей елына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына туры килгәнен билгеләде. Республика Президентын сайлап, Татарстанның яңа тарихына өлеш кертүебез өчен җавап тотабыз. Ул муниципаль, дәүләт органнары, фәнни, архив учреждениеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары берөзлексез, саллы эше нәтиҗәсендә бүгенге яшь буынны республиканың үсеш юлы белән гел таныштырып барганнарын билгеләп узды.

Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановны, шулай ук сайланган депутатлар, авыл җирлекләре башлыкларын аларга халыкның ышаныч белдергәнен ассызыклап, котлады һәм киләчәктә дә Татарстан һәм Россия Федерациясе өчен хезмәт итүдә уңышлар теләде.

“Без икътисадның казанышларын, спорт, мәдәният, инновацион үсеш турында яхшы беләбез. Үсешнең югары планкасын тотып калу өчен, сездән һәм бездән көч, булдыклылык таләп ителәчәк”, - диде Минтимер Шәймиев. Ул республика игенчеләрен Татарстанда 5,5 млн тонна уңыш көтелүе белән котлады.

“Рөстәм Нургалиевичның сайлау алдыннан традицияләргә тугрылык – киләчәккә ышаныч турында лозунгы күңелебезгә хуш килде һәм актуаль дип саныйбыз. Бу өндәмә безне милләтебез хакына яңа гамәлләргә рухландыра. Хәзер безгә туган телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыру гаять мөһим”, - диде Татарстанның беренче Президенты. 

Минтимер Шәймиев шулай ук Рөстәм Миңнехановның сайлау алдыннан киң җәмәгатьчелек белән очрашуларда республиканың киләчәктә үсеш планнары белән уртаклашканда ЮНЕСКО белән элемтәләрне ныгытуга игътибар бирүе турында сөйләде.  

Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, агымдагы ел башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру мөмкинлеге турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Бу тәкъдим Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хуплана.

“Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаруга өченче тапкыр керешкән Рөстәм Миңнехановны нинди зур эшләр көтүенә бу бер мисал гына”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International