Казанда “Яңарыш” фондының 10 еллыгына багышланган тантана узды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Бүген Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Яңарыш” фондының 10 еллыгына багышланган тантана узды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин,  РФ Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин катнашты.

Тантана башланганда “Яңарыш” фондының 10 еллык эшчәнлеге турында видеосюжет тәкъдим ителде. Аннары сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек Советы рәисе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев күтәрелде.

“Безгә тарихи миссия – бай мәдәни мирасыбызны саклап, яшь буынга тапшыру миссиясе туры килде. Без республиканың йөз еллык тарихына безнең өчен яңа төшенчәне – “Яңарыш”ны керттек. Бу тарихи ядкәрләрне, мәдәни традицияләрне һәм иң мөһиме, халыкның рухи байлыгын торгызу. Мөгаен, бу фондның ун еллык тарихында иң мөһим нәтиҗәдер”, - дип билгеләде ул.

Аның сүзләренчә, тарихи үлчәм буенча кыска вакыт эчендә “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” комплекслы проекты гамәлгә ашырылды.

Безнең уникаль эшебез уртак җиңү белән төгәлләнде – Татарстан Республикасының иң кадерле урыннары Болгар тарих-археология комплексы һәм Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәрлеге монастыре, Казан Кремле ансамбле ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас исемлегенә кертелде.

Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, республика мирасын саклау эшләре болар белән генә тәмамланмый, республика тарихи объектларны ачыклап, торгызып, бу эшне дәвам итә. ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек тә дәвам итәчәк.

Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру планлаштырыла, дип искә алды.  РФ Президенты В.Путин һәм РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров бу инициативаны хупладылар.

“Күптән түгел 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 46 нчы сессиясен уздыру буенча Эшче төркемнең беренче утырышы узды. Без яхшы әзерләнәчәкбез, безнең дөнья җәмәгатьчелегенә, 190 дәүләт вәкилләре – Комитет әгъзаларына һәм сессия кунакларына  күрсәтерлек әйберләребез бар”, - дип билгеләде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Фондның тагын бер проекты – Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын яңарту турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев бу проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанга аерым рәхмәт белдерде.

Аннары Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фондының яңа проекты – “Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл” күптелле гомуми белем бирү комплекслары турында сөйләде.

“Беренче сентябрьдә Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә беренче ике комплекс ачылды һәм хәзер эшлиләр. Бу объектлар яңа стандарт бирәләр – алар киләчәк мәктәбе моделе өчен маяклар”, - диде ул.

“Бу эле башы гына, безнең беренче адымнарыбыз. Киләчәктә андый комплекслар Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә һәм Казанда икенче комплекс булдырылачак. Ышанам, “Адымнар” проектының географиясе ел саен киңәячәк. Нәкъ менә балалар аша, мәктәп аша республика киңкүләм халыкара конкуренциядә үзенең позициясен ныгыта алачак. Андый проектларны гамәлгә ашыру республика мөмкинлекләренең сыйфатлы артуын һәм җәмгыятьнең рухи сәламәтләнүен күрсәтә. Безнең уртак эшләребез анда катнашучыларның уңышлары белән арта барсын”, - дип йомгаклады Минтимер Шәймиев.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International