Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча киңәшмә уздырды

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Бүген казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Адымнар” күптелле белем бирү комплексларын төзү һәм проектлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә башланганда Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, “Яңарыш” республика фонды үзенең 10 еллыгын билгеләп, күптелле белем бирү комплексларын төзү проекты буенча үзенең эшчәнлеген дәвам итә.

“Билгеле булганча, агымдагы елда Алабугада һәм Казанда “Адымнар” мәктәбе ачылды һәм эшли башлады. Хәзер безнең максат - 2021 елга план төзү. Ул безнең өчен беренче сентябрьдән башланды”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Чаллыда күптелле белем бирү комплексы объектларын проектлау һәм төзү турында Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев сөйләде. Ул мәктәп, интернат, шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәгеннән торачак.

Киңәшмәдә катнашучылар “Адымнар” шәһәр яны өстәмә белем бирү үзәге объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерү процессы турында фикер алыштылар. Әлеге объект “Ялкын” балаларны сәламәтләндерү лагеры базасында төзелә.

Киңәшмә барышында  Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов киләчәктә Усад авылында зур торак комплексында күптелле белем бирү комплексы булдырырга тәкъдим итте. Ул  күптән түгел районда яңа күптелле белем бирә торган балалар бакчасы эшли башлавын искәртте. Илдус Зарипов тәкъдиме буенча күптелле белем бирү комплексы 500 укучыга исәпләнгән мәктәп базасында ачылырга мөмкин.

Фикер алышканнан соң әлеге инициатива хупланды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов, проект һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International