Минтимер Шәймиев Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов республика педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бу барыбызның да иң яраткан һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе, ул чәчәкләрнең хуш исе, укучыларның котлаулары һәм сезнең елмаюларыгыз белән тулы, кадерле укытучыларыбыз. “Укытучы” дигән горур сүз барлык телләрдә дә ихтирам һәм хөрмәт белән яңгырый”, - диде ул.

ТР Президенты ассызыклаганча, Татарстан мәгариф системасына зур игътибар бирә. 10 ел эчендә республикада 62 мәктәп һәм 239 балалар бакчасы төзелгән, 1,3 меңнән артык мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясалган.

“Бу көннәрдә үзенең 80 еллыгын билгеләп үтүче һөнәри белем бирү системасы тулысынча үзгәрде. Татарстанда иң яңа җиһазлары һәм укытуда алдынгы стандартлары булган 41 ресурс үзәге эшли, шул исәптән Ворлдскиллс мирасы белән”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләгәнчә, Татарстанда мәгариф системасының Европа, илебез һәм милли традицияләрне берләштергән бай тарихы бар. “Без алгарышка ачыкбыз һәм киләчәккә ышанычлы карыйбыз. Инфраструктура үсеше, кадрлар потенциалын ныгыту безгә белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәдә тәэмин итәргә, иҗади фикер йөртүчеләрне, төрле яктан алга киткән, конкуренциягә сәләтле белгечләрне, илебез һәм туган республикабызның чын патриотларын әзерләргә мөмкинлек бирә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул педагогларның һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә республикада БДИның уртача баллы Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак, дип белдерде. Татарстан укучылары бөтенроссия һәм халыкара олимпиадаларда призлы урыннар алалар.

“Татарстанда көчле мәктәпләр күп. Чаллының 26 нчы гимназиясе узган уку елында 15 “йөз баллчы” әзерләгән иде. Андый югары нәтиҗәләргә педагогик коллектив тырышлыгы аркасында гына  ирешергә мөмкин. Без укучыларыбыз һәм укытучыларыбызның казанышлары белән горурланабыз”, - дип өстәде Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International