Минтимер Шәймиев ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына әзерлек һәм уздыру буенча оештыру комитетларының, Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында катнашты

2020 елның 18 декабре, җомга

Бүген Казан Кремлендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты, Татарстан Республикасында 2021 елда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы узды.

Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Бу чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Михаил Мишин, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү комиссиясе рәисе Владимир Зорин катнашты.

Утырыш барышында ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә йомгак ясалды. “ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы тәмамлана, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Россия Президенты Указы белән әлеге вакыйга Федераль бәйрәм статусына ия булды. Без Владимир Путинга, Россия Хөкүмәтенә һәм ТАССРның 100 еллыгы чараларында республикага ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәтлебез”.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, коронавирус пандемиясенә карамастан, күп социаль-мәдәни һәм инфраструктура объектлары ачылган, алар безнең шәһәр һәм бистәләрнең йөзен бизәп, кешеләргә озак хезмәт итәчәкләр. Казанга “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән мактаулы исем бирелү дә елның истәлекле вакыйгасы булды.

“100 ел эчендә республика бик зур юл узды – аграр төбәктән илнең иң алга киткән индустриаль үзәкләренең берсенә кадәр. Иң мөһиме – барлык казанышларның үзәгендә үзләренең фидакарь хезмәтләре белән хәзерге Татарстанның нигезен тудырган кешеләр торды”, - диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләгәнчә, бер гасырлык юбилей татарстанлыларның бердәмлеге һәм горурлыгы факторы, шулай ук бөтен ил өчен әһәмиятле дата булды.

Йөз еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыруда барлык республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр, фәнни һәм мәгариф оешмалары, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар, күп кенә федераль министрлыклар һәм ведомстволар катнашты. Татарстан Президенты бу уртак эш өчен барысына да рәхмәт белдерде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү чаралары турында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев җентекләп сөйләде.Ул, аерым алганда, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларның гомуми саны 14256 тәшкил итте, диде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев утырышка әзерләнгән материалларның сыйфатын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, иң мөһиме – ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештыручылар алдагы буыннар башкарган эшләргә басым ясаган. Минтимер Шәймиев шулай ук соңгы елларда республикада тарих, архитектура һәйкәлләре, мәдәни мирас, шул исәптән, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре территорияләрендә ядкәрләр торгызылуын искә төшерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен – “ТАССР төзелүгә 100 ел” медальләрен тапшырды.

Татарстан Республикасында этномәдәни үсеш һәм телләр сәясәте, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү турында утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.

Җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын гамәлгә ашыруда аның роле турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Андрей Большаков сөйләде.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының профильле комиссиясе рәисе Владимир Зорин чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International