Минтимер Шәймиев җитәкче-хәйриячеләргә бүләкләр тапшырды

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында “Ел җитәкчесе-2020” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, Татарстан күп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы позицияләрне саклый. Республикада масштаблы программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, социаль һәм транспорт инфраструктурасы үсә.

ТР Президенты катлаулы эпидемиологик һәм икътисадый шартларда халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калган һәм күпләп эштән китүгә юл куймаган, шулай ук үз хезмәткәрләренә карата сакчыл карау нәтиҗәсендә предприятиеләрдә күпләп авыру очракларыннан котылып кала алган предприятие җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. “Шулай ук кайбер оешмалар бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм башка саклау чаралары җитештерүне оператив җәелдерделәр, дезинфекция чаралары җитештерүне арттыра алдылар. Күп кенә предприятиеләр медицина хезмәткәрләрен һәм халыкны актив яклап чыктылар: медицина учреждениеләренә түләүсез нигездә шәхси саклану чаралары бирелде”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов быел республика ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итте, дип өстәде. “Бу истәлекле даталар - республика үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә, ветераннарга тагын бер кат рәхмәт белдерү өчен яхшы сәбәп булды”, - диде Татарстан Президенты.

Үзенең чыгышында Алексей Песошин белдергәнчә, конкурста катнашу өчен икътисадның төрле тармакларындагы 120 предприятие һәм оешма җитәкчесе тәкъдим ителгән. Конкурсның номинантлары – 2020 елда предприятие күрсәткечләренең югары дәрәҗәсен тәэмин иткән 82 җитәкче.

“Катлаулы шартларда безнең алда Татарстан икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген арттыру бурычы тора. Безгә финанс, җитештерү, энергетика һәм хезмәт ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт булдырырга кирәк. Конкурста җиңүчеләрнең республиканың киләчәк инновацион үсешенә һәм анда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен үстерүгә зур өлеш кертүләрен дәвам итүенә ышанам”, - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Минтимер Шәймиев, үзенең чиратында, хәзерге Татарстан икътисады формалашкан катлаулы елларда республиканың төрле предприятиеләрен һәм оешмаларын җитәкләгән җитәкчеләрне билгеләп үтте. “Җитәкче булу – ул сәләт. Кешеләрне берләштерергә, аларны үз артыңнан алып барырга кирәк. Әгәр син кешеләрне яратсаң, үзеңнең эшеңне яратасың, үзеңә йөкләнгән бурычларны үтәргә әзер икән – шул вакытта гына уңышлы җитәкче булырга мөмкин”, - дип ассызыклады ул.  

Минтимер Шәймиев 2020 елда “Яңарыш” фонды программаларын гамәлгә ашыруга һәм үстерүгә, шул исәптән Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу проектына һәм “Адымнар” күп телле белем бирү комплексларын булдыруга шактый зур өлеш керткән җитәкче-хәйриячеләргә бүләкләр тапшырды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International