Бүген “Россия - минем тарих” мультимедияле паркта “Республика затлары” циклыннан беренче күргәзмә ачылды. Күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев эшчәнлегенә багышланган.
Ул Татарстан Республикасының формалашуы һәм үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында “Республика затлары” күргәзмәләр циклын башлап җибәрә.
Күргәзмә тарихи вакыйга – бөтен халык тарафыннан Татарстан Республикасының беренче Президенты сайлануга 30 ел тулуга багышлана. 1991 елның 12 июнендә Минтимер Шәрип улы Шәймиев Татарстанның беренче Президенты итеп сайланды.
Күргәзмә ТР Президенты Аппараты һәм “Яңарыш” республика фонды ярдәме белән оештырыла һәм уздырыла.
Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ветераннар, бизнес, фән һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
“Уникаль күргәзмәнең Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган көнендә ачылуы символик мәгънәгә ия - дип ассызыклады парламент җитәкчесе, - барлык катнашучылар исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән аңа туган республикабыз өчен эшләгән һәм дәвам иткән барлык эшләре, тарихи-мәдәни мирасны саклау, җәмгыятьтә рухи мирасны торгызу, туган телләрен саклау буенча армый-талмый хезмәт иткәне өчен тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерәсе килә”.
Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәнең экспонатлары Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең бай тормыш юлы һәм бай сәяси эшчәнлеге турында гына түгел, ул Татарстанның заманча тарихының мөһим чорларын чагылдыра, дип билгеләде. Беренче Президент исеме белән аерылгысыз бәйләнгән тарих. “Атаклы тарихи шәхесләр, гадәттә, авыр вакытларда туа, - диде Дәүләт Советы рәисе, - һәм Татарстан тарихының катлаулы чорында Минтимер Шәймиев безнең республика үзенең иң яхшы традицияләрен, ныклы икътисадын сакласын, үз гражданнарын социаль яктан якласын һәм Россия Федерациясенең алдынгы төбәге булсын өчен барысын да эшләде”.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, “Республика затлары” тематик циклы республиканың гасырлык юбилее - ТАССРның йөз еллыгы елында башланган зур күләмле эшне дәвам итә. “Онытылган сәхифәләрне һәм исемнәрне кабат яңартуны, ватандашларыбызның хәтерен уятуны, Татарстан үсешенә зур өлеш керткән гади хезмәткәрләрнең һәм җитәкчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерүне истә тотып әйтүем - дип басым ясады республика парламенты башлыгы, - алар арасында Минтимер Шәрип улы аерым урын алып тора. Шуңа күрә циклның беренче күргәзмәсе нәкъ менә аңа багышлануы очраклы түгел”.
Фәрит Мөхәммәтшин дистә еллар дәвамында Минтимер Шәймиев белән кулга-кул тотынып төрле вазыйфаларда эшләвен әйтеп узды. Минтимер Шәрипович аңа һәрвакыт ышаныч күрсәткән һәм ярдәм иткән. “Мин Минтимер Шәймиевне үзенең укытучысы һәм остазы дип атау хокукы булган кешеләр арасында булуыма шатмын, - диде ул, - эшкә бирелгәнлек, хезмәт сөючәнлек һәм намуслылык, ялкынлану, кешеләр белән уртак тел таба белү - болар барысы да чын тормыш мәктәбе, кешеләргә хезмәт итү мәктәбе булды”.
Советлар Союзы таркалу һәм икътисадның какшавы шартларында гадәти булмаган карарлар кабул итәргә туры килде, федераль үзәк белән дә үзара аңлашу эзләнде. Базарга “йомшак керү” сәясәте, тормышыбызның күп кенә якларын реформалаштыру кебек мөһим һәм принципиаль мәсьәләләр хәл ителде. Ул елларда Минтимер Шәймиев тарафыннан уйланылган һәм салынган “Татарстан моделе” хәзер, аның лаеклы варисы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән чорда тагын да көчлерәк эшли башлады”, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы фикеренчә, республиканың беренче Президенты беркайчан да халык белән ачыктан-ачык сөйләшүдән курыкмаган. “Һәм бүгенге көнгә кадәр ул үз инануларына тугры, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - аның белән янәшә без дә гражданлык батырлыгына, сабырлыкка, оптимизмга, заман таләпләренә җавап бирә белүгә өйрәндек. Аның кризислы хәлләрдә һәм принципиаль моментларда ныклыгы һәм эзлеклелеге күпләргә билгеле. Тормыш кредосын формалаштырганда, Минтимер Шәрип улы безгә “Хакимияткә нервлар какшаган хәлдә килергә ярамый” дия иде. Сәясәтче буларак Минтимер Шәймиевнең уникаль почеркы - эшлеклелек һәм конструктивлык, дипломатик талант, төрле, еш кына капма-каршы карашларны исәпкә алу. Татарстан һәм аның Беренче Президенты тавышы вакыт-вакыт уңайсызрак яңгыраса да, ул тавышта республиканың һәм аның халкының гына түгел, бөтен Россия Федерациясенең стратегик мәнфәгатьләрен яклау ишетелә”.
Фәрит Мөхәммәтшин, Минтимер Шәймиевнең сәясәтче буларак һәрвакыт халыкка таянуын, кешеләрнең аңа ышанычын, хезмәттәшләренең һәм оппонентларының хөрмәтен һәм ихтирамын казануын билгеләп үтте. Үзе президентлык иткән елларда Минтимер Шәймиев Россия дәүләтчелеген ныгытуда зур роль уйнаган, илнең һәм республиканың яңа партия-сәяси системасын формалаштыруга саллы шәхси өлеш керткән, Татарстанның икътисадый потенциалын саклап калуга һәм үстерүгә, күпмилләтле халыкның бердәмлеген саклауга ярдәм иткән. Аның әлеге казанышлары Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме һәм башка күп кенә дәүләт бүләкләре белән бәяләнгән.
Фәрит Мөхәммәтшин күргәзмәгә килүчеләрнең “Шәймиев чоры” рухын сеңдергән уникаль материаллар белән танышуларын теләде. Республика парламенты башлыгы татарстанлыларның бу экспозициягә кызыксынуы зур булыр, дип ышана.
Ачылыш тантанасында шулай ук ТР предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков чыгыш ясады.
Күргәзмәдә Минтимер Шәймиевнең Татарстан Президенты вазыйфасында эшчәнлеге турында фото һәм видеоматериаллар тәкъдим ителә. Экспонатлар павильонның 26 залында, 133 экранда урнашкан һәм өч бүлектән тора: “1990 нчы еллар”, “2000 нче еллар” һәм “2010 нчы еллар” (2020 ел да керә).
“Республика затлары. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев” интерактив күргәзмәсе Казан ярминкәсе территориясендә (Оренбург тракты, 8 йорт) “Россия - минем тарих” мультимедияле тарихи паркының 1 нче павильонында ун көн дәвамында, 2021 елның 20-30 гыйнварында эшләячәк.