Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе татар шагыйре, хәрби корреспондент, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

15 февраль - Муса Җәлилнең туган көне.  Ул 115 ел элек Оренбург өлкәсендә туган (1906-1944).

Муса Җәлил Бөек Ватан сугышында фронтта сугыша, 1943 елның августында аны гестапо кулга ала, 1944 елның августында җәзалана. 1956 елда Муса Җәлил үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Бүген чәчәкләр салу тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, язучылар, республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International