Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә “Хәрби туганлык” бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы” мактаулы исеменә күкрәк тамгасы тапшырды

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә “Хәрби туганлык” бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы” мактаулы исеме бирелде.

Күкрәк тамгасы һәм шул тамгага таныклыкны бүген Минтимер Шәймиевкә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы алдыннан тапшырды.

“Хәрби туганлык” бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы” мактаулы исемен бирү турындагы боерыкны оешма рәисе Борис Громов имзалаган.

Мактау тамгасын тапшырганда Рөстәм Миңнеханов Борис Громов исеменнән котлау хатын да укыды.

“Кадерле Минтимер Шәрип улы! Әфганстанда авыр сугыш узган солдатлар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар, Сезгә ветераннарның социаль һәм көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм иткәнегез өчен бик рәхмәтле. Рәхмәт Сезгә!”,- диелә текстта.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International