Минтимер Шәймиев Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында катнашты

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы узды, ул 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар куюга багышланган иде.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты, республиканың террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Бу чара ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында узды.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы көрәш комиссиянең яшьләр ярдәмчеләре проектлары күргәзмәсе белән танышты. Әлеге иҗтимагый хәрәкәттә катнашучылар саны инде дүртенче ел киңәя.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов, 15 ел элек Россия Федерациясендә терроризмга каршы нәтиҗәле гомумдәүләт системасын формалаштыру нигезләре салынган, дип искә алды. Анда Россия Федерациясе Президенты карары буенча төзелгән Террорчылыкка каршы көрәш буенча илкүләм комитет төп рольне уйный.

Бүген барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары, хокук саклау структуралары һәм махсус хезмәтләр, шулай ук гражданнар җәмгыяте институтларының үзара тыгыз хезмәттәшлеге корылган, диде Рөстәм Миңнеханов.

Терроризмга каршы көрәш өлкәсендәге вәзгыять нормальләшүгә таба бара, шулай да социаль челтәрләрдә террорчылык идеологиясе таралуга, халыкара террорчылык оешмалары эшчәнлеген активлаштыруга бәйле катлаулы булып кала.

Узган ел көч структураларының җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә илдә террорчылык актлары ясалуга юл куелмады.

Әзерлек стадиясендә террористик юнәлештәге җинаятьләр, шул исәптән терактлар да булдырылмаган. Бу җинаятьләр артында оешкан төркемнәр дә, идеологик эшкәртүне узган ялгыз фанатиклар да торырга мөмкин.

Терроризм һәм экстремизм идеяләре саклану шартларында халыкны, барыннан да элек яшьләрне экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә җәлеп иттермәскә юнәлдерелгән профилактик чараларның роле арта, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, республикада бу юнәлештә эш тәҗрибәсе бар инде.

“Бу - без комплекслы рәвештә һәм бары тик уртак көч белән генә хәл итәргә тиешле өстенлекле бурыч, - дип белдерде ул. - Моның өчен эшче органнар булдырыла, шул исәптән экспертлар советы, мәгълүмати-агарту төркеме, галимнәр, иҗтимагый экспертлар җәлеп ителә”.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, профилактик эшкә барысы да, барыннан да элек, мәктәпләр, югары уку йортлары, спорт, мәдәни-агарту, хәрби-патриотик, дини һәм башка иҗтимагый оешмалар вәкилләре җәлеп ителергә тиеш.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, интернетта терроризм һәм экстремизм идеологиясен таратуга каршы тору эшенә аерым игътибар бирергә кирәк. Профилактик эшнең мөһим элементы булып нәтиҗәле мониторинг системасы да тора.

“Без террорчылыкка каршы муниципаль комиссияләр һәм иҗтимагый оешмалар эшенә зур игътибар бирәбез, - диде ТР Президенты. - Бу эш аерым якын килүне таләп итә”.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында чыгыш ясаганда, объектларның террорчылыкка каршы сакланышына аерым игътибар бирү мөһим, дип билгеләде. Бу-сәнәгать предприятиеләре, транспорт инфраструктурасы объектлары, гражданнар күпләп була торган урыннар.

“Тормыш әлеге мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлауны таләп итә, - диде ул. - Без бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш". - Объектларның террорчылыкка каршы якланышы буенча эшчәнлекне комплекслы рәвештә карарга кирәк”. Ул шулай ук яшьләр белән даими профилактик эш алып бару кирәклеген ассызыклады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International