Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе белән очрашты

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиевнең  ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе белән очрашуы узды.

Очрашуда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Татарстан Республикасының Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу буенча республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасы башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Григорий Орджоникидзега “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.

Очрашу барышында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен Россиядә (Казан шәһәре) 2022 елда уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Юбилей датасында Россиядә шундый масштаблы форумны уздыру, һичшиксез, халыкара аренада илебез абруен арттырачак.

Сессияләр 12-14 көн узачак, катнашучылар саны – 3 меңнән дә ким түгел. Комитет 167 илдә 1121 мәдәни һәм табигый объект (шул исәптән Россиянең 30 объекты) исәпләнгән  ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеген формалаштыру өчен җавап бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International