Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фонды эшчәнлегенә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу фонды проектларын гамәлгә ашыруда аеруча өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасын уздырды.

Тантаналы чара ел саен 18 апрельдә уздырыла торган Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә туры китереп үткәрелде.

Анда Россиянең ЮНЕСКО эшләре комиссиясе җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

Тантананы “Созвездие - Йолдызлык” республика фестиваль хәрәкәтенең яшь артистлары ачты, Зәйдән – “Мирас” вокаль-хореография ансамбле һәм Казаннан – Илзирә Зарипова.

Минтимер Шәймиев тантанада катнашучыларга “Яңарыш” республика фонды проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде – “Мәдәни мирас: Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге”, Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу, шулай ук “Адымнар” күп телле белем бирү комплекслары челтәрен булдыру.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, “Яңарыш” республика фонды эшчәнлеге халык, илебез һәм республикабыз җитәкчелеге, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе тарафыннан һәм халыкара дәрәҗәдә хуплана. “Андый ярдәмнән, үзара аңлашудан һәм хезмәттәшлектән башка уңышка ирешү мөмкин булмас иде. Боларның кадерен белергә кирәк. Алда эшләр күп, юл ачык, дөньяда барган барлык авырлыкларга карамастан, “Яңарыш” фонды кайдадыр яңартырга, кайдадыр алда булырга, яңа юллар табарга тиеш”, - дип ассызыклады ул.

Аннары Минтимер Шәймиев республика бүләкләрен тапшырды: “ТАССР оешуга 100 ел” медале, “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте, ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу буенча республика фонды Рәхмәте.

Григорий Орджоникидзе ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас үзәгенең, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 46 нчы сессиясен – Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына туры китереп, 2022 елда республиканың башкаласы Казанда үткәрү турында карар кабул итүе турында хәбәр итте.

Бүләкләү тантанасы бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International