Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Чара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган тантана кысаларында узды.

Чәчәкләр салу тантанасында республика җәмәгатьчелеге вәкилләре, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Бүген кич Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген тапшыру тантанасы булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International