Бүген борынгы Болгар шәһәре территориясендә ел саен үткәрелә торган “Изге Болгар җыены” бәйрәме узды. Ачылыш тантанасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм киләсе ел барлык мөселманнар өчен дә үзенчәлекле – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула, дип билгеләде. “Президентыбыз Владимир Владимирович Путин бу датаны билгеләп үтү өчен оештыру комитеты рәисен билгеләде. Бүген Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин беренче киңәшмә үткәрде. Бәйрәм чаралары Болгар шәһәре, Казан һәм Татарстан белән генә чикләнмәячәк. Ул федераль дәрәҗәдәге бәйрәм. Без бу вакыйганың барыбызның да хәтерендә калуын телибез, - диде Президент үзенең сәламләвендә. - Бүген православие динендәге дусларыбыз да безнең белән. Бездә 21 июльдә православие дөньясында зур вакыйга булачак – Казан Изге Ана иконасы соборын ачу. Болар барысы да безнең дуслык турында сөйли. Россия – күп милләтле һәм күп динле ил. Һәм, күргәнегезчә, барлык диннәр һәм халыклар үсеш өчен бертигез мөмкинлекләргә ия”.
Марат Хөснуллин ил өчен мөһим булган чараны ел саен оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Безнең Президент Владимир Владимирович Путин илебез рухи мәдәниятенең нигезе һәм аның дәүләтчелеген ныгыту шарты булган дини традицияләрне саклауның аеруча мөһимлеген күп тапкырлар ассызыклады”, - дип билгеләде ул.
Вице-премьер ассызыклаганча, бүген Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек эшләре башланды. “Якын арада без оештыру комитеты составын һәм чаралар планын билгеләячәкбез. Безнең бурыч – бу вакыйгага катнашы булган һәркем безнең эшебезнең нәтиҗәсен тоярга тиеш. Ышанам, без Татарстан Республикасы белән бергә, үзебезнең хөрмәтле дин әһелләре ярдәме белән бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырырбыз һәм уздырырбыз”, - дип өстәде Марат Хөснуллин.
“Без ел саен шушы изге җирдә очрашабыз. Болгар бүген – Ходай ярдәме белән күп буыннарның чынга ашкан хыялы ул. Безнең буынга аны тормышка ашыру мөмкинлеге туды. Һәм без, бу җирдә Ислам динен кабул иткән борынгы бабаларыбызга рәхмәт йөзеннән, Истәлек билгесен төзедек, анда дөньядагы иң зур басма Коръән урнаштырылды. Соңгы елларда биредә борынгы Болгарны торгызу буенча зур эш башкарылды. Тарихи ядкәрләр торгызылды, яңа әһәмиятле биналар төзелде. Аллага шөкер, илебез җитәкчелеге ярдәме һәм карары буенча, икенче елга Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны зурлап бәйрәм итү көненә килеп җиттек. Бу – искиткеч тарихи вакыйга. Киләсе елда бездә дөньяның 190 иленнән вәкилләр катнашында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты сессиясе узачак. Татарстанда милләтләр арасындагы татулыкның яшәү рәвешенә әверелүе безнең өчен бик мөһим”, - диде Минтимер Шәймиев.
Аннары Марат Хөснуллин, Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Җәмигъ мәйданында узган күмәк өйлә намазында катнаштылар.