Минтимер Шәймиев Григорий Орджоникидзе һәм Андрей Борисов белән очрашты

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКО илчесе Минтимер Шәймиев Россиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе һәм Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт киңәшчесе, элекке мәдәният һәм рухи үсеш министры Андрей Борисов белән очрашты.

Очрашуда кунаклар “Адымнар” беренче күптелле белем бирү комплексында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, алар анда бүген иртә белән булдылар.

Очрашу барышында ЮНЕСКО комитеты 45нче сессиясенә әзерлек һәм аны уздыру турында фикер алыштылар. Сессия 2022 елда Казанда узачак.

Григорий Орджоникидзе Минтимер Шәймиевне ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының, оешманың 45нче сессиясенә багышланган Яшьләр моделен уздыру планы белән таныштырды.

Андрей Борисов Татарстанда Саха Республикасы көннәре барышы турында сөйләде. Чараның тантаналы ачылышы бүген Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мәйданында узачак.

Очрашуда шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International