Бүген Казанда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы ачылды.
Президиум карары нигезендә, 22 нче утырышның көн тәртибенә 41 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча 7 закон чыгару инициативасы, 11 республика законы проекты һәм 14 федераль закон проекты.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.
Утырышның көн тәртибендә Казанның 175 нче гимназиясендә фаҗигале вакыйгалардан соң депутатлар тарафыннан әзерләнгән Татарстан парламентының закон чыгару инициативалары блогы төп урынны алып тора.
Көн тәртибендәге сорауларны карар алдыннан ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу көннәрдә билгеләп үтелүче Татарстан тарихында истәлекле көн турында искә төшерде. “30 ел элек (1991 елның 18 апрелендә) Татарстан Совет Социалистик Республикасы (ТССР) Югары Советы тарафыннан президентлык институты гамәлгә куелды, ул безнең сәяси-хокукый системаны шактый дәрәҗәдә тигезләштерде, аңа иҗади динамика бирде, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы, - Ике айдан соң 1991 елның 12 июнендә беренче тапкыр күпчелек тавыш белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев сайланды”.
Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевне әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады.
Ул билгеләгәнчә, Минтимер Шәймиев республиканың һәм тулаем илнең яңа дәүләтчелеге формалашуга бик зур, бәһасез өлеш кертә.
“Минтимер Шәймиевнең Президент постындагы эшчәнлеге уникаль “Татарстан моделе”нә нигез салды, аңа федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлек, уйланылган икътисади стратегия, социаль һәм этникара тотрыклылык вазгыяте хас. Бүген дә Минтимер Шәрипович Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу фондының Попечительләр советы рәисе постында актив шөгыльләнә”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевкә Татарстанның беренче Президенты вазифасында башкарган барлык эшләре һәм туган республикасына эшләвен дәвам итүе өчен рәхмәт белдерде.
Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевне сайлауга 30 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.
Күргәзмәне ТР Дәүләт Советы утырышы эшенең тәнәфес вакытында Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев һәм Фәрит Мөхәммәтшин карады.
Күргәзмәдә 1991-2010 елларда Минтимер Шәймиев Президент булган вакыттагы республиканың яңа тарихы вакыйгаларын чагылдырган архив фотолары куелган: Татарстанның дәүләт суверенитеты турында, Татарстанның яңа Конституциясе турында Декларацияләр кабул итү, Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү һ.б. Проекцион экранда 1991-2010 еллардагы төп вакыйгалар турында видеоролик күрсәтелә.
Күргәзмә ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты, ТР Дәүләт Советы аппараты ярдәме белән “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан оештырылган.