Минтимер Шәймиев Покров кафедраль соборында булды

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев иске дин тотучылар чиркәве - Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе Покров кафедраль соборында булды.

Собор капка төбендә аны Мәскәү һәм бөтен Русь Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве митрополиты Корнилий һәм Казан һәм Вятка Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве епискобы Евфимий каршы алды.

Аннары Минтимер Шәймиевкә собор алдындагы скверда Россиядә беренче булып Мәскәү һәм бөтен Русь митрополиты  (2004-2005 еллар), Казан һәм Вятка Рус Православие Иске дин тотучылар чиркәве епискобы (2001-2005 еллар) Андрианга (Четверговка) куелган һәйкәлне күрсәттеләр. Һәйкәл 2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган.

ТР Дәүләт Киңәшчесенә Покров кафедраль соборы эчендә экскурсияне өлкән поп Роман Донцов үткәрде. Ул чиркәүнең тарихы турында сөйләде.

Минтимер Шәймиев һәм аны озата йөрүчеләр шулай ук Иске дин тотучылар тарихы музеенда булдылар. Музей 2020 елның декабрендә ачылган. Кунакларны музей экспозициясе белән музейның саклаучы хезмәткәре Роман Царевский таныштырды. Ул шулай ук Россия һәм Татарстанда Иске дин тотучылар тарихы турында сөйләде.

Соборны карауда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов  катнашты.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International