Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү – бу бөтен ил өчен рухиятне торгызу юлы, дип билгеләде. Ул бу хакта Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.
2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Видеоэлемтә режимында узган чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Хөснуллин Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү зур мәдәни һәм социаль әһәмияткә ия, дип ассызыклады. “Владимир Владимирович Путин күп тапкырлар динара һәм милләтара диалогның мөһимлеген билгеләп үтте, һәм динара тынычлык традицияләре безнең байлыгыбыз булуына игътибар итте. Башка традицион диннәр белән беррәттән Ислам милләтара татулыкны, дәүләт һәм милләтнең тотрыклы үсешен саклап калуга бәяләп бетергесез өлеш кертә”, - диде Россия вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында билгеләгәнчә, Идел буе Болгар дәүләте тарихы Россия тарихының һәм илебезне яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып тора. 922 ел вакыйгасы Идел буе Болгар дәүләтен дипломатик тану һәм халыкара мәдәни һәм сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерүдә мөһим роль уйный.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мөселманнар, православие динендәгеләр һәм башка традицион дин вәкилләре тату һәм дус яшиләр. 21 июльдә Казанда Мәрьям Ананың Казан иконасы соборын изгеләндерү һәм изге Патриарх Кириллның мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлавы – шуңа ачык мисал.
Татарстан Президенты тантаналы датага әзерлек кысаларында шактый эш башкарылган, дип белдерде. Тәкъдим ителгән чаралар планы күп актуаль мәсьәләләргә кагыла. Планлаштырылган чараларның кайберләре гомумфедераль әһәмияткә генә түгел, ә халыкара әһәмияткә дә ия. Алар арасында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге катнашында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы, “Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit” халыкара икътисадый саммиты. Казанда узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясе кысаларында Россия мөселманнарының бай дини мирасы потенциалын ачу, Ислам дөньясында илнең дәрәҗәсен һәм абруен күтәрү чаралары хезмәт итәчәк.
ТР Президенты Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан кертелгән чаралар планы проектын хуплады: “Ул, тулаем алганда, юбилейга әзерлек һәм аны уздыру максатларына һәм бурычларына туры килә. Анда гомумроссия әһәмиятенә ия булган безнең тарафтан кертелгән төп чаралар чагылдырылган”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россиянең башка субъектларында истәлекле датаны бәйрәм итү буенча төбәк оештыру комитетларын булдыру идеясен хупларга, дини объектларны үзәкләштерелгән дини оешмаларга кире кайтару, шулай ук тарихи һәм мәдәни әһәмияткә ия мөселман ядкәрләрен реставрацияләү мәсьәләләрен эшләргә тәкъдим итте.
Минтимер Шәймиев, үзенең чиратында, Россия Президентына һәм РФ Хөкүмәтенә мөселманнар өчен мөһим булган вакыйгага зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде. “Бу чараны кабул иткән өчен рәхмәт. Безнең җәмгыять, бөтен ил өчен бу – рухиятне торгызу юлы. Без барыбыз да моңа мохтаҗ”, - диде ул.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел – бөтенроссия масштабындагы вакыйга, дип игътибар итте. “Безгә бу бәйрәмне Татарстан белән генә чикләргә ярамый. Төбәк җитәкчеләрен үз чараларын эшләсеннәр өчен җәлеп итү бик мөһим. Бу халыкларны бик нык якынайтачак, чөнки әлеге мәсьәләләр кешеләрнең күңелләренә кагыла”, - дип өстәде Минтимер Шәймиев.
Соңыннан Марат Хөснуллин чаралар планын нигез итеп кабул итәргә тәкъдим итте. Ул ике атна эчендә барлык тәкъдимнәрне дә кертергә, ә ай дәвамында финанс схемасын эшләп бетерергә кушты.