Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясендә катнашты

2021 елның 30 июле, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле Ихтыяр Илчесе Минтимер Шәймиев видеоэлемтә режимында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 44 нче сессиясендә катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче юбилей сессиясе узачак. Бүген сессия рәисен сайладылар, ул – Россиянең ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиле Александр Кузнецов. “2012 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты сессиясе Санкт-Петербургта узган иде. Һәм менә 10 елдан соң без сезне түземсезлек белән Казанда көтәбез. Россия Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге киләсе сессияне яхшы итеп уздыру өчен барысын да эшләячәк”, - диде ул.

Аннары 44 нче сессиядә катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте:

“Хөрмәтле Рәис әфәнде! Хөрмәтле Генераль директор ханым! Хөрмәтле ханымнар һәм әфәнделәр! Кадерле дуслар!

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты әгъзаларына Россиядә, Татарстанда, меңьеллык тарихы булган Казанда 45 нче сессияне үткәрү турында бердәм карар кабул иткән өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.

Безнең өчен 2022 елда – Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгы елында – сессияне үзебездә уздыру – зур дәрәҗә һәм югары җаваплылык. Комитетның киләсе сессиясе рәислеген без борынгы Фучжоу шәһәре – Кытайның эре сәнәгать һәм фәнни үзәге, үзенең истәлекле урыннары белән танылган Фучжоу шәһәреннән кабул итеп алабыз.

Татарстан дөнья дәрәҗәсендә чаралар уздыру өчен зур потенциалга ия. Без төрле диннәр һәм мәдәниятләр үзәгендә торабыз, мәдәниятара аралашу һәм конфессияара татулык тәҗрибәсе күп гасырлык, тарихи-мәдәни һәйкәлләрне һәм мөселман һәм православие мәдәниятләренең дини изге урыннарын торгызу өлкәсендәге казанышларыбыз белән горурланабыз.

2019 елда Россиягә визиты кысаларында Казанга килгән Оешманың Генераль директоры Одре Азуле ханымга аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Булачак сессиянең уңышлы эшен оештыру өчен без барлык кирәкле шартларны тудырачакбыз, бездә булу иминлеген тәэмин итәчәкбез. Татарстанның кунакчыл җире уникаль табигать, искиткеч тарихи - архитектура һәйкәлләре, бай мәдәни мирас һәм үзенчәлекле традицияләре булган барлык катнашучыларны һәм кунакларны ачык йөз белән каршы алачак.

Конвенциянең 45 нче сессиясе дөнья халыкларының бәһасез мирасын саклап калу буенча уртак бурычларга ирешү максатларында дәүләтләрнең үзара хезмәттәшлеге өчен конструктив мәйданчык булыр дип ышанам.

Казанда очрашканчыга кадәр! Россиядә очрашканчыга кадәр!”.

Минтимер Шәймиев, үзенең чиратында, Татарстан белән ЮНЕСКО хезмәттәшлегенең күптәнге тарихын билгеләп үтте:

“Хөрмәтле сессиядә катнашучылар!

Татарстан Республикасының ЮНЕСКО белән күптәнге тарихы бар. Без Бөтендөнья мирасы үзәгенә, ИКОМОС һәм ИККРОМ консультатив органнары миссияләренә Татарстан объектларын Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремлен, борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрен кертүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәтлебез.

1972 елгы Конвенциянең максаты булачак буыннар өчен мирасны саклау булуын исәпкә алып, 45 нче сессия кысаларында балалар һәм яшьләрне Бөтендөнья мирасын саклау өчен кирәкле күнекмәләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән белем бирү чаралары үткәрү планлаштырыла.

Бөтендөнья мирас объектлары белән идарә итүче экспертларга килгәндә, алар өчен Татарстан башкаласында тиешле Форум оештырылачак.

Бөтендөнья мирас комитетының 45 нче сессиясе һәм аның белән бәйле барлык чаралар “Бөтендөнья мирасын саклау императивы буларак мәдәниятара диалог” шигаре астында үтсен иде.

Форум күркәм вакыйга булыр һәм, әлбәттә, бөтендөнья әһәмиятенә ия булган тарихи-мәдәни һәм табигый объектларны саклау өлкәсендә дәүләтара элемтәләрне ныгытуга хезмәт итәр дип ышанам.

Казанда очрашканчыга кадәр! Татарстанга рәхим итегез!».

Искәртеп узабыз, элегрәк Рөстәм Миңнеханов Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты составын раслаган иде.

 

Белешмә өчен:

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының киңәйтелгән 44 нче сессиясе 2021 елның 16 июленнән 31 июленә кадәр Фучжоу шәһәрендә (Кытай) узды. Сессия эшендә Бөтендөнья мирас комитеты әгъзасы булган 21 илдән делегацияләр, шулай ук 1972 елгы Мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең күзәтүчеләре катнаша. Башта сессия 2020 елның җәендә узарга тиеш иде, ләкин COVID-19 пандемиясе аркасында күчерелде.

Комитет каравына 39 номинация тәкъдим ителде. Моннан тыш, 255 Бөтендөнья мирас объекты, шул исәптән җимерелү куркынычы булган бөтендөнья мирасы исемлегеннән 53 объектны карау тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International