Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Мәрьям Ананың Казан иконасы чиркәвен торгызуда катнашучылар белән очрашу уздырды.
Бүгенге очрашуга дәүләт органнары, инвестор-оешмалар җитәкчеләре, бизнес структура вәкилләре, дин әһелләре, археологлар, төзүчеләр, архитекторлар, экспертлар, музей хезмәткәрләре, сәнгать белгечләре, рәссамнар, реставраторлар, Казан шәһәре башкарма комитеты һәм мэрия вәкилләре, республика ММЧ хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты һәм “Яңарыш” республика фонды хезмәткәрләре чакырылган иде.
Очрашу алдыннан проектның барлык катнашучыларына Мәрьям Ананың Казан иконасы чиркәвен торгызуда аеруча зур өлеш керткәннәре өчен ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Үзенең чыгышында Минтимер Шәймиев барлык уйланылган эшләр үз вакытында һәм кыска срокларда башкарылды, дип билгеләде. Соңгы ун елда без күп тарихи мирас объектларын торгыздык. Ул элегрәк Казан Кремлендә Кол Шәриф җамигъ мәчете торгызылуын искә алды.
Минтимер Шәймиев шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 45 нче сессиясе Казанда узачагын искә алды.
“Бу вакыйганы Сабан туена туры китермәкче булабыз. Ул вакытта бөтен дөнья берәр шатлыклы күренештә “менә бездә Татарстанда Сабан туендагы кебек дип әйтерлек булсын”, - дип шаяртты ул.
Ул Татарстанда ЮНЕСКО комитеты сессиясен үткәрү мәдәни мирасны саклау буенча эшчәнлеккә югары бәя булуын билгеләде.
“Бу зур ышаныч, чөнки безгә ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән объектлар сакланышын тәэмин итәргә туры килә, ә анда кагыйдәләр кырыс. Матди мирасны саклау тәртибе әз генә бозылса да, объектларны исемлектә бүтән кайтарып булмаслык итеп чыгаралар”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.
Минтимер Шәймиев барлык катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт белдерде һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәровка Рәхмәт хаты тапшырды.
Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев, проектны гамәлгә ашыру өчен команда туплап, Богородица монастыреның Мәрьям Ананың Казан иконасы чиркәвен яңадан торгызуга рухландырган кеше булды, дип билгеләде.
Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 июльдә узган тантанада чиркәүне яңадан торгызу, Борынгы Болгарны төзекләндерү белән бергә, татарстанлылар өчен хәтер һәм намус эше булуын билгеләп үткән.
“Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев әлеге бөек һәм изге эшнең чын мәгънәсендә җаны булды. Ул үзенең алдан күрә белүчәнлеге һәм зирәклеге белән фикердәшләр командасы туплады, безгә киңәшләрен бирде, проектчылар, төзүчеләр, археологлар, тарихчылар, галимнәр һәм хәйриячеләрнең эшен координацияләде”, - диде ул.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, чиркәүне яңадан торгызу эше Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, алга таба Владыка Кирилл белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылган.
“Һәм без максатыбызга ирештек. Биш елга сузылган тырыш хезмәт нәтиҗәсендә чиркәү үзенең беренчел рәвеше һәм бөтен матурлыгы белән безнең алга килеп басты”, - дип искәртте Әсгать Сәфәров.
Аның сүзләренчә, бу эшкә РФ Президенты Владимир Путин, Рус православие чиркәве һәм аның җитәкчелеге, бөтен Русь Патриархы Кирилл да югары бәя биргән.
“Боларның барысы да шәхсән мине тарихи гаделлекне торгызу, республикабызда этникара, милләтара, динара тынычлык һәм татулыкны ныгытуга бәйле проектлар буенча эшебезнең әһәмияте һәм нәтиҗәлелегенә тагын да ныграк инандыра”, - диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе.
Ул республикабызда әлеге миссиянең дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл сүзләренчә, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кешеләрне изге максатларга ирешү, изге урыннарны торгызу өчен берләштерә.
“Татарстан туристларны һәм гыйбадәт кылырга килүчеләрне җәлеп итү урыны булып тора. Беренче тапкыр килүчеләр бик канәгать, тарихи мираска мондый игътибар, мөнәсәбәт булыр дип уйламаганнар. Сез бүген Татарстанның җаны, рухы булып торасыз, сез үз илегез, Ватаныгыз хакына хезмәт куючы кешеләргә күп көч бирәсез”, - диде ул.
Очрашу азагында барлык катнашучылар Мәрьям Ананың Казан иконасы чиркәвенә юнәлделәр, анда алар Минтимер Шәймиев белән фотога төштеләр.