Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Әлмәттә «АгроНТИ-2021» конкурсантлары белән очрашты

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Әлмәт шәһәренә эш сәфәренә килде.

Визит кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев инженерлык лицеенда булды, анда 4-5 сентябрьдә «АгроНТИ – 2021» бөтенроссия конкурсының финал ярышлары уза. Конкурсның төп максаты – белем бирү оешмаларында укучыларны милли технологик инициативаның (НТИ) технологик өстенлекләрен эшләүгә җәлеп итү, авыл хуҗалыгында югары технологияле проектлар белән танышу.

Сайлап алу этапларында 62,1 мең авыл укучысы, шул исәптән 8,5 мең Татарстан укучысы катнашты. Финалга Татарстан, Башкортстан, Самара һәм Саратов өлкәләре, Пермь һәм Ставрополь крайларыннан 169 конкурсант чыкты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 90 җиңүче сайлап алыначак.

Кунаклар 5 юнәлеш буенча уза торган конкурс мәйданчыкларын карадылар: Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары), АгроКосмос (АПКда космик фотоларны һәм веб-ГИС технологияләрен куллану), АгроМетео (һава торышын фаразлау, һава архивын булдыру, аналитика), Агрокоптерлар (авыл хуҗалыгында бурычларны хәл итү өчен пилотсыз очу аппаратларын куллану) һәм АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын корткычлардан биологик яклау алымнары).

ТР Президенты конкурсантларны ярышларның финал этабына чыгу белән котлады. Ул ассызыклаганча, авыл хуҗалыгын үстерү өчен квалификацияле кадрлар кирәк, һәм конкурста АгроНТИ катнашу яңа күнекмәләр алу өчен яхшы мөмкинлек бирә. «Сезнең проектларны алга этәрүдә уңышлар телим, аларның күбесе безнең республикада гамәлгә ашырылачак», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты агросәнәгать комплексын яңартуга юнәлдерелгән авыл хуҗалыгы тармагы өлкәсендәге техник эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты.

ТР Президентына лицейга керү юлында «Көнбатыш капкалары» микрорайоны бульварын төзекләндерү турында сөйләделәр. Бүгенге көндә биредә җәяүлеләр юллары төзекләндерелгән, газон урнаштырылган. Киләсе елда уен мәйданчыкларын төзекләндерү эшләрен төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International