Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең яңа хирургия комплексында булдылар

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең яңа хирургия комплексын карап чыктылар.

Яңа медицина корпусы Әлмәт һәм Азнакай районнары балаларына хирургия ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Моңа кадәр кечкенә пациентларны Лениногорскка йөрткәннәр, йә «Татнефть»ГАҖ медсанчастенең өлкәннәр хирургиясенә җибәргәннәр.

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев медицина корпусын карадылар, палаталарны, процедура, операция бүлмәләрен карап чыктылар, шулай ук табиблар белән аралаштылар.

Хирургия комплексы кирәкле җайланмалар белән тулысынча җиһазландырылган. Яңа корпусның проект-смета документациясен эшләүне «Татнефть» компаниясе финанслаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International