Патриарх Кирилл Минтимер Шәймиевны 85 яшьлеге белән котлады

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кирилл Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевны 85 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау сүзләрен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Минтимер Шәймиев белән очрашуда укыды.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Сезне чын күңелдән әлеге истәлекле дата — 85 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм.

Сез бөтен гомерегезне Ватанга хезмәт итүгә багышладыгыз. Ил өчен катлаулы заманда Татарстанның беренче Президенты булып, сез икътисади һәм сәяси кыенлыкларны җиңүгә зур өлеш керттегез. Бүген Республика - төрле милләт һәм диндәге кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашкан чәчәк атучы төбәк.

Узган елда миңа изгеләндерүне үткәрү мөмкинлеге булган Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә тарихи соборны торгызуда ярдәм иткәнегез өчен Сезгә рәхмәт. Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм Татарстан тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе вазифаларында сез хәзер дә туган якны төрле яклап үстерү, шулай ук җәмгыятьтә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне раслау өчен тырышасыз.

Сезгә тән һәм җан ныклыгы, изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда Ходай ярдәме һәм уңышлар телим».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International