Минтимер Шәймиев адресына 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммалары килә

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге (IRCICA) генераль директоры Мәхмүд Эрол Кылыч Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 85 яшьлек юбилее уңаеннан телеграмма юллады.

«Галиҗанәпләре! Мин һәм IRCICAдан минем хезмәттәшләрем туган көнегез уңаеннан Сезгә котлауларыбызны җибәрәбез. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез, – диелә текстта. – Ышанам ки, Сез бу үзенчәлекле көнне, Сезнең Татарстан Республикасы киләчәгендә зур роль уйнавыгызны һәм бу гамәлләрегезне дәвам итүгезне, шул рәвешле бу катлаулы заманда бөек илегезне сакларга, якларга һәм аңа таяныч булырга ярдәм итүегезне тулысынча аңлап үткәрерсез.

Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәгенең барлык хезмәткәрләре исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән, Галиҗанәпләре, Сезне котлыйбыз һәм Сезгә иң югары хөрмәт күрсәтәбез.

Илче, профессор, ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү буенча халыкара фәнни-тикшеренү үзәге (IRCICA) генераль директоры Мәхмүд Эрол Кылыч».

Котлауларга Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Даими вәкиле Р. Абдулатыйпов та кушылды. «Сез – күренекле дәүләт эшлеклесе, сәясәтче һәм Көнчыгышны өйрәнүче, Россия һәм аның ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен үстерүгә лаеклы һәм мәгълүм өлеш керткәнегез өчен гомуми хөрмәт һәм мактауга лаеклысыз. Сезнең күңелегезнең гүзәл сыйфатлары Сезнең белән аралашырга насыйп булган һәркемгә билгеле», – диелә аның исеменнән котлауда.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко телеграмма текстында болай дип билгеләп үтте: «Проблемаларын һәрвакыт йөрәгенә якын алган, ә мәнфәгатьләрен күп еллар дәвамында армый-талмый якланган кешеләрнең ихтирамы зур Сезгә. Сез бүген дә зур социаль-мәдәни һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыруга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез, республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклау эшендә актив катнашасыз, безгә Сездән өйрәнерлек нәрсәләр күп».

Россия Федерациясенең Швейцариядәге Илчесе С. Гармонин шулай ук Минтимер Шәймиевны юбилее белән котлады. «Татарстанның социаль-икътисадый уңышлары аның исеме белән бәйле күренекле дәүләт эшлеклесе, Сез ватандашларыгызның һәм хезмәттәшләрегезнең лаеклы хөрмәтенә һәм яратуына лаек. Форсаттан файдаланып, Илчелекнең Швейцариядәге татар диаспорасы вәкилләре белән актив эшчәнлеген билгеләп үтәсем килә», – диелә котлау текстында.

Ленинград өлкәсе Губернаторы Александр Дрозденко күп санлы котлауларга кушылды һәм нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс яшәү көче һәм иминлек теләде.

Дагыстан Республикасы мөфтие А. Абдулаев үз чиратында билгеләп үткәнчә, «Татарстан – Россиянең чын энҗе бөртеге һәм бөтен мөселман җәмәгатьчелегенең горурлыгы. Кыска гына вакыт эчендә төбәк икътисадый, социаль, рухи һәм мәдәни үсеш буенча ил алдынгыларының берсе булды, һәм бу, асылда, Сезнең ярдәм белән. Аллаһы Тәгаләдән сезнең барлык ниятләрегез кабул булсын һәм җәмгыятьне гармонияләштерүгә юнәлтелгән барлык тырышлыгыгыз Татарстан халкының үзара аңлашуын һәм татулыгын ныгытуга хезмәт итсен, дип сорыйм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International