«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне чын күңелдән 85 яшьлек юбилеегыз белән котлыйм! Сезнең тормышыгызда – туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган нәтиҗәле дәүләт эшчәнлеге тәҗрибәсе. Сезнең җитәкчелектә Татарстан зур икътисадый, социаль казанышларга иреште һәм алдынгы төбәкләр арасында хаклы рәвештә урын алды. Идарә итү таланты, югары профессиональлек һәм зирәклек Сезгә республикада һәм бөтен Россиядә хөрмәт һәм абруй казандырдв. Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, Сезгә рухи күтәренкелек һәм иминлек, иң изге теләкләремне юллыйм», – дип, Мәскәү мэры Сергей Собянин котлау телеграммасын юллады.