Татьяна Голикова: Минтимер Шәймиев үзенең таланты, тырышлыгы, энергиясе һәм максатчанлыгы белән Татарстанны торгызуга бәяләп бетергесез өлеш кертте

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 85 яшьлек юбилее белән котлады.

«Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! 85 яшьлек юбилеегыз белән иң ихлас котлауларымны кабул итегез.

Се заманында үзегез өчен дәүләткә һәм аның күп милләтле халкына хезмәт итүгә бәйле тормыш юлын сайлагансыз, Сез үз талантыгыз, тырышлыгыгыз, энергиягез һәм максатчанлыгыгыз белән Татарстан Республикасын торгызуга, аның көчле икътисадый һәм социаль үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттегез.

Төбәкнең стратегик өстенлекләрен яклауда сезнең эзлеклелегегез, зирәклегегез һәм тәвәккәллегегез чиксез хөрмәт уята.

Сезнең акылыгыз һәм югары һөнәри осталыгыгыз киләчәктә дә мөһим дәүләт мәсьәләләрен, шул исәптән республиканың тарихи-мәдәни мирасын саклау буенча, шулай ук, яшьләргә бай тормыш тәҗрибәгезне тапшырып, зур социомәдәни һәм мәгариф проектларын тормышка ашыруда катнашу мөмкинлеген бирер, дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм яңа уңышлар телим. Тормышыгызда якыннарыгыз һәм туганнарыгыз өчен һәрчак вакыт табылсын, ә Сезнең йортыгызда тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International