Минтимер Шәймиев 85 яшьлек юбилее белән котлаулар өчен рәхмәт белдерде

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле дуслар!

85 яшьлек юбилеем көннәрендә минем адреска килгән күп санлы котлауларыгыз, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә басылып чыккан күп санлы котлауларыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.

Игътибарыгыз, игелекле мөнәсәбәтегез, ихлас һәм җылы сүзләрегез өчен рәхмәт сезгә. Безнең эшчәнлегебез чорында да ватандашларыбызның күбесе безнең уй-ниятләребезне һәм эшләребезне күрә, аңлый, бәяли һәм хуплый алуы белән бәхетлемен. Бу алга таба да кешеләр файдасына эшләргә рухландыра.

Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим.

Минтимер Шәймиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International