Минтимер Шәймиев КФУның Астрономия обсерваторияләре номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча киңәшмә уздырды

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә «Яңарыш» республика фондының 12 еллыгы белән котлаудан башланды. 2010 елның 17 февралендә «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондын булдыру турында» ТР Президенты Указы имзаланган иде.

Үзенең кереш сүзендә Минтимер Шәймиев барысын да котлады һәм 12 ел нәтиҗәле эшләүләре өчен барысына да рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу елларда илледән артык тарихи һәйкәл сакланган һәм реставрацияләнгән, ике дистәгә якын яңа корылма төзелгән, 28 уникаль музей булдырылган, Болгар һәм Свияжск туризм, инженерлык һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.

«Без Болгарны һәм Свияжскны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертә алдык. Россиядә моңа кадәр беркем дә ирешә алмаган иде – без илдә универсаль кыйммәткә ия булган өч объектын берьюлы бөтен дөньяга таныткан бердәнбер төбәк», - дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе. Фонд ярдәме белән республикада шулай ук «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплекслары булдырылды.

«Бүген без үзебез өчен генә түгел,–«КФУның Астрономия обсерваторияләре» номинациясен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча ил өчен дә яңа булган мәсьәләне хәл итәбез. Бу – Татарстан өчен генә түгел, гомумән ил өчен дә уникаль күренеш. Элегрәк Россиядә фән темасына бәйле мөстәкыйль номинацияләр юк иде. Астрономия обсерваторияләре Россия һәм Татарстан фәненең бөтендөнья мәдәни мирасына керткән өлеше белән бөтенләй яңа номинация булып тора. 2020 елның декабрендә «Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре» номинациясе ЮНЕСКОның Россия Федерациясеннән булган башлангыч исемлегенә кертелде. 2022 елның 1 феврале – билгеләнгән вакытка номинация досьесы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Үзәгенә тәкъдим ителде. Алга таба ИКОМОС консультатив миссиясен кабул итү мөһим этап булачак, Болгар һәм Свияжск номинацияләре буенча эшләгәндә бу шулай булды», - дип хәбәр итте Минтимер Шәймиев.

Ул шулай ук әлеге номинацияне алга җибәрү 2022 елның июнендә Казанда узачак ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының булачак 45 утырышы кысаларында аеруча мөһим булуын билгеләп үтте. «Безнең өчен 2022 ел мөһим һәм җаваплы – комитет өчен юбилей елы, чөнки Конвенциягә кул куелуга быел 50 ел тула», - диде Минтимер Шәймиев.

Аннары ул сүзне Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләре буенча Илчегә, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзега бирде, Җаваплы секретарь исә киңәшмәдә катнашучыларга онлайн режимда кушылды. Ул Минтимер Шәймиевны һәм барлык катнашучыларны «Яңарыш» республика фондының 12 еллыгы белән котлады.

«Минтимер Шәрипович җитәкчелегендә масштаблы эш дәверендә Татарстан Республикасында мәдәни-тарихи мирасны саклау һәм алга этәрү өлкәсендә моңарчы күрелмәгән нәтиҗәләргә ирешелде», - дип ассызыклады Григорий Орджоникидзе.

«Бүген без алга таба да «Яңарыш» республика фонды белән актив хезмәттәшлекне дәвам итәргә шатбыз, – диде ул. - Фонд эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – Казан университеты белән берлектә Татарстанның астрономия мирасын өйрәнү һәм саклау. Быел Астрономия обсерваторияләренең номинация досьесы Парижда Бөтендөнья мирас үзәгенә тапшырылды. Һәм март башына без Бөтендөнья мирас үзәгеннән тиешле шәрехләр һәм җавап көтәбез», - диде Григорий Орджоникидзе.

Шуннан соң Казан федераль университетының Астрономия обсерваторияләре номинациясе буенча материалларны әзерләү һәм алга этәрү перспективалары турында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары Рафаэль Вәлиев сөйләде.

«Казан университетының Астрономия обсерваторияләре» объекты буенча мәдәни мирас объектларын саклау, инфраструктураны үстерү һәм территорияне төзекләндерү буенча әзерлек чараларының барышы турында КФУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Дмитрий Таюрский һәм ТР Зеленодльск районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International