Минтимер Шәймиев Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышында катнашты

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, төрле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә. Юбилей датасы кысаларында Татарстанда һәм илнең башка субъектларында зур чаралар уздыру планлаштырыла.

Татарстан Президенты гражданнар иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Бу, беренче чиратта, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү дә.

Юбилей датасын бәйрәм итүне оештыру турында тулырак итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, федераль һәм республика чаралары планы 150 пункттан тора. Төп чаралар 19 майдан 21 майга кадәр узачак. Алар арасында XIII Халыкара «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» икътисадый саммиты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, татар дин әһелләре форумы, Казанның Җәмигъ мәчетенә нигез салу тантанасы, шулай ук «Изге Болгар җыены» бәйрәм тантаналары бар.

Бүгенге көндә әзерлек эшләре тәмамланган диярлек. Барлык чаралар да мөселман илләреннән килгән делегацияләр, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, чит ил һәм Россия мөселман эшлеклеләре, татар диаспоралары вәкилләре катнашында аеруча киң колач белән уздырылачак. Оештыручылар Россия мөселманнарының үткәненә һәм хәзергесенә, аларның Россия дәүләтчелеген һәм мәдәниятен формалаштыруга керткән өлешләренә игътибар бирергә тырышачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International