Минтимер Шәймиев Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Минтимер Шәймиев Гурбангулы Бердымөхәммәдовка тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча «Яңарыш» республика фонды эшчәнлеге турында экспозиция тәкъдим итте, борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау шәһәрен торгызу, Болгар Ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу буенча Фонд тарафыннан гамәлгә ашырылган проектлар турында сөйләде.

Төрекмәнстанның Төрекмәнстан Милли Генгешының Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов шулай ук «Адымнар» күп телле белем бирү комплексларын төзү буенча «Яңарыш» республика фондының яңа проекты белән танышты.

Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев, Гурбангулы Бердымөхәммәдов һәм Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан белән Татарстан арасында мәдәният, мәгариф һәм тарихи мирас өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International