Минтимер Шәймиев: Бу еллар эчендә без республикада мелиорация системасын саклап кала һәм үстерә алдык

2022 елның 3 июне, җомга

Бүген «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасында мелиорация системасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Тантана башланыр алдыннан ул баллар залы фойесында урнашкан «Татарстан Республикасында мелиорация үсеше тарихы» фотокүргәзмәсе белән танышты.

Бәйрәм кунакларына – дәүләт органнары, юнәлеш министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләренә, шулай ук тармак ветераннарына һәм хезмәткәрләренә «Татарстан Республикасы мелиорациясенең 100 еллыгы» дигән документаль фильм да күрсәтелде.

Юбилей чарасын «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин ачты, ул тармакның тарихы, традицияләре һәм бүгенге эшчәнлеге турында сөйләде.

Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады, ул 1970 – 1983 елларда ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булган иде.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге юбилей – ул бәйрәм генә түгел, ә ил халкы михнәт чигеп ирешкән истәлекле дата да, чөнки нәкъ менә 1921 – 1922 елларда массакүләм ачлыктан соң, шул исәптән Идел буенда – игенчелекнең тотрыксыз зонасында да, илнең мелиорация үсешеннән башка яши алмавы аңлашылды. Һәм бу тармакны бөтен ил буенча үстерү турында карар кабул ителде.

«Хәтта илдә, хәтта безнең зонада, алга киткән авыл хуҗалыгында билгеле бер техник алгарышка ирешкән шартларда да мелиорация белән ныклап шөгыльләнмичә, һәрвакытта да мөмкин түгеллегенә без берничә тапкыр инандык. Гомумән алганда, игенчелек һәм азык-төлек хакы әнә шундый. Югары уңыш мелиорация аркасында мөмкин булды», - дип ассызыклады ул.

Ул 1968 елда республикада оештырылган Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгының беренче еллары турында сөйләде, беренче министр итеп Х.К. Каратаев билгеләнгән булган. 1969 ел ахырында ТАССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры итеп Минтимер Шәймиев билгеләнә, аңа барысын да өр-яңадан башларга, ПМК базаларын район, шәһәр үзәкләренә күчерергә туры килә. Бу адым мелиорацияне алга таба үстерү перспективасын билгеләгән.

Минтимер Шәймиев нәкъ менә шушы елларда сугарулы көтүлекләр булдырылуын, ике махсуслаштырылган яшелчә совхозы төзелүен искәртте: «Ворошиловский» һәм «Нармонский», аларның һәркайсының бер сезонга ачык грунтта 27 – 30 мең тоннага кадәр яшелчә җитештерү егәрлеге булган. Иң мөһиме, алар сугару системасы, торак, социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары белән бергә төзелгән. Бу республика халкының туклану структурасын үзгәртүдә төп рольне уйнаган.

Минтимер Шәймиев мелиорациянең илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә стратегик әһәмиятен ассызыклады. «Бу еллар эчендә без мелиорация системасын саклап кала һәм үстерә алдык, без эшне дәвам итәбез, яхшы база, ресурслар һәм менә дигән кадрлар бар. Хәзер без яңа дәрәҗәдә сыйфатлы итеп эшләргә, ирешелгән нәтиҗәләрне үстерергә тиеш», - дип тәмамлады ул.

Соңыннан Минтимер Шәймиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән мелиорация системасын үстерүгә үз өлешләрен керткән барлык ветераннарга һәм бүгенге көндә бу тармакта эшләвен дәвам итүчеләргә рәхмәт белдерде.

Аннары ул «Татмелиорация» системасының иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Республика мелиораторларын тармакның 100 еллыгы белән шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International