Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2022 елның 6 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры бинасы янында Александр Сергеевич Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Чара Рус теле көненә һәм рус әдәбияты классигы тууына 223 ел тулуга багышланган иде. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә катнашты.

Моннан тыш, бүген республиканың барлык шәһәр һәм районнарында тематик чаралар: конкурслар, викториналар, лекторийлар, онлайн- күргәзмәләр, театральләштерелгән тамашалар, әдәби салоннар уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International