Минтимер Шәймиев Болгарда Бөтенроссия пленэрында булды

2022 елның 12 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКО игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектында булды.

Минтимер Шәймиев анда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган Бөтенроссия пленэрында катнашучылар белән очрашты. Федераль масштабтагы әлеге чара Россия мөселманнарының Дини җыелышы һәм Россия Сәнгать академиясе тарафыннан оештырылды. Аны оештыруда Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты да ярдәм итте.

Пленэр Чувашия Республикасының Шыгырдан авылында старт алды, аннары Болгарда дәвам итте. Россиянең 50 күренекле рәссамы, скульпторы һәм сәнгать һөнәрчелеге осталары пленэр вакытында Ислам кабул итү, Болгар цивилизациясе барлыкка килүгә һәм яшәешенә бәйле югары сәнгать әсәрләре иҗат иткән.

ТР Дәүләт Киңәшчесе пленэрда катнашучыларның Ак мәчет янында куелган картиналар күргәзмәсен карады.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм бу истәлекле датага игътибар күрсәткәннәре өчен пленэрны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Проектның башкарма директоры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татарстан һәм мәдәният белеме кафедрасы доценты Эльмира Әхмәтшина Минтимер Шәймиевны сәнгать әсәрләре һәм аларның авторлары белән таныштырды.

ТР Дәүләт Киңәшчесе рәссамнар иҗатына соклануын белдерде һәм бу әсәрләрнең Болгар тарихын да, киләчәк буыннар өчен хәзерге тарихи вакыйганы да саклаячагын ассызыклады.

Минтимер Шәймиевны Россия Сәнгать академиясе вице-президенты, РФ халык рәссамы Андрей Бобыкин һәм Россия Дини җыелышы башлыгы урынбасары Денис хәзрәт Мостафин озата йөрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International