Зөя утрау-шәһәрендә император Павел I катеры күчермәсе куелды

2013 елның 12 июле, җомга
Бүген Зөя утрау-шәһәренең тарихи комплексы тагын бер уникаль объект – Россия императоры Павел I катерының төгәл күчермәсе белән тулыландырылды. Аның тантаналы ачылышында Татарстн Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев һәм Россия Федерациясе Президенты Киңәшчесе Игорь Левитин катнашты.

Яңа истәлек яр буенда Зөянең елга вокзалы алдына куелган – XVIII йөз ахыры Казан Адмиралтействосының суднолар төзү үрнәге буларак тора. Ул унике ишкәкле катер, алгы өлешен алтын йөгертеп, уеп ясалган бөркет фигурасы бизи. Бу катер сакланып калган сызымнар һәм рәсемнәр буенча Игорь Левитин инициативасы белән яңадан булдырыла. Катерны ачу тантанасында Игорь Левитин аның символик характерын билгеләп үтте. “Бүген зур православие бәйрәме – Петр һәм Павел көне, император Павел I аның хөрмәтенә аталган була. Бу илебез тарихына тагын бер күпер”,-диде ул.

“Без Зөялеләр белән еш очрашабыз, ләкин һәрвакыт эш буенча,- дип белдерде Минтимер Шәймиев. Очрашудан- очрашуга нәрсәдер үзгәреп тора һәм бу сизелерлек үзгәрешләр. Зөя күзгә күренеп яңара бара. Бүгенге очрашу – безнең гомуми тарихыбызга тагын бер якты сызык өсти”.

Дәүләт Киңәшчесе үз исеменнән һәм Татарстан Президенты исеменнән Зөя утрау-шәһәрен яңадан торгызуда катнашуы өчен Игорь Левитинга рәхмәт белдерде һәм аңа “Яңарыш” фондының рәхмәт хаты белән Хәйриячеләр китабын тапшырды.

Дәрәҗәле кунаклар һәм яшь матрослар истәлеккә фотога төштеләр һәм катерны карадылар. Кызганычка каршы катерның оригиналы 1956 елда янган.


Искә төшерәбез: Павел I Казанга 1798 елның маенда хәрби частьләрне карар өчен килә. Казан алдыннан Зөя соңгы тукталыш була. 24 майда Зөягә килеп җитә һәм аннан Казан адмиралтействосы әзерләгән катерда Казанга китә.

Казан шәһәрендә булганда Павел I, 1759 елда императрица Елизавета Петровна указы буенча нигезләнгән Казан гимназиясенең эшчәнлеген яңарту турындагы указга имза куя. Император князь Григорий Потемкин-Таврическийның бай һәм уникаль китапханәсе белән коллекциясен гимназиягә тапшырырга әмер бирә. Соңыннан алар Казан университетының фәнни китапханәсе өчен нигез була.

Минтимер Шәймиев белән Игорь Левитинны ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, Республика “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Александр Тыгин озатып йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International