Казанда «Валдай» халыкара дискуссия клубы конференциясе ачылды

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Дини күптөрлелек һәм милли бердәмлек» темасына «Валдай» халыкара дискуссия клубы конференциясе ачылды.

«Җәмгыятьнең кыйммәтен формалаштыруда һәм дәүләтнең бердәмлеген ныгытуда диннәрнең роле» пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Эрмитажы директоры Михаил Пиотровский, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы мөфти Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Төньяк-Көнбатыш төбәге буенча Россия традицион буддистлар Сангхи ламасы Буда Бадмаев чыгыш ясадылар.

Пленар утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

«Сез фикер алышырга планлаштырган тема безнең республика өчен бик якын. Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Киләсе ел республикада Милли традицияләр һәм мәдәниятләр елы дип игълан ителде. Сезнең абруйлы фикерләрегез һәм форумда яңгыраган кыйммәтле киңәшләрегез безнең барыбызга да файдалы булыр дип ышанам», - диде ул үз мөрәҗәгатендә.

«Күптән түгел, мин Бахрейнның «Диннәр арасындагы диалогның әһәмияте» форумында катнаштым. Сез беләсез, ил Президенты Владимир Владимирович Путин кушуы буенча мин «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим. Форумда миңа дөнья җәмәгатьчелегенә Россиядә төрле дин вәкилләре ничек тату һәм дустанә яшәүләре турында сөйләргә мөмкинлек бирелде», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан Республикасы, күп милләтле Россиянең аерылгысыз өлеше буларак, традицион кыйммәтләрне саклау мәсьәләләренә җитди игътибар бирә», - дип ассызыклады Татарстан Президенты һәм катнашучыларга кызыклы, ә иң мөһиме файдалы дискуссияләр теләде.

Пленар утырышны «Валдай» халыкара дискуссия клубының үсеш һәм ярдәм фонды советы рәисе Андрей Быстрицкий алып барды.

Ул, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә мөрәҗәгать итеп, аның динара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге тәҗрибәсен һәм белемнәрен бәяләп бетергесез дип атады һәм республикада конфессияара татулыкка ничек ирешелүе белән кызыксынды.

Аның соравына җавап биреп, Минтимер Шәймиев ил Президенты Владимир Владимирович Путинның «Валдай» халыкара дискуссия клубының йомгаклау пленар сессиясендә ясаган чыгышын искә төшерде, бу чыгыш барысын да әлеге юнәлештә актив эшчәнлеккә этәрә.

«Бу тышкы сәясәт кенә түгел, ә эчке проблемалар турында конструктив чыгыш. Ул конфессияләрнең бердәмлеге, күп милләтле һәм күп конфессияле Россия халыкларының бердәмлеге кирәклегенә зур әһәмият бирде. Һәм шул нигездә җәмгыятьнең рухи яңарышына керешергә кирәк. Моңа конкрет эшләр белән генә ирешергә мөмкин», – диде ул.

Минтимер Шәймиев республиканың барлык диннәр арасындагы багланышлар тәҗрибәсе, шулай ук республиканың тарихи мирасын саклау өлкәсендә «Яңарыш» республика фондының 12 еллык эше турында сөйләде.

«Дин дәүләттән аерылган, ләкин җәмгыятьтән түгел. Бу – безнең барлык дини оешмалар белән аралашуыбызның төп принцибы. Диннәрнең тату яшәве – ул теләк кенә түгел, республиканың төп байлыгы ул. Республика җитәкчелегенең әлеге проблемаларга даими игътибары да шуннан гыйбарәт. 1986 елда Татарстанда нибары 18 мәчет һәм 15 православие храмы бар иде. Бүген, өч дистә елдан артык вакыт узгач, Татарстанда 1500дән артык мәчет һәм 500дән артык православие чиркәве эшли», - дип билгеләп үтте ул.

Ул хәбәр иткәнчә, 90 нчы елларда, республикада, дин тотучыларга тарихи мөселман һәм православие дини корылмаларын кайтарудан тыш, Россиядә беренчеләрдән булып яһүдләр җәмгыятенә синагога бинасы кире кайтарылды. Анда Укытучыларны камилләштерү институты иде, аның өчен бүтән урын бирелде. Шулай ук, дин тотучылар үтенече буенча католик чиркәвенең яңа бинасын төзелде, староверлар чиркәве дә торгызылды. Хәзерге вакытта старообрядчылар приходы төзекләндерелә.

«Безнең политиканың нигезе – мәдәниятләр һәм конфессияләр нисбәтен саклау, бу безгә шул нигездә алга барырга һәм үсәргә ярдәм итә. Әйтик, без республика Президентының бер Указы белән Казан Кремле территориясендә Кол Шәриф тарихи мәчетен һәм Благовещенье соборын торгыздык. Ул вакытта бу объектларны торгызу буенча бердәм фонд төзелде, аңа барлык татарстанлылар да актив ярдәм итте.

2010 елда «Яңарыш» республика фонды оештырыла, ул бер үк вакытта борынгы Болгарда ислам архитектурасының күренекле объектларын һәм Свияжск утрау-шәһәрчегендә православие монастырьларын торгызуга алына. 2019 елда «Яңарыш» фонды бу борыңгы шәһәрләрне торгызуны уңышлы тәмамлады. Алар икесе дә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Шулай ук республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Болгар Ислам академиясе төзелде һәм Изге Ана Казан иконасы соборы торгызылды. Күргәнегезчә, бездә шундый кагыйдә бар: ислам һәм православие тарихи мирасын торгызу буенча барлык карарлар бер үк вакытта кабул ителә», – дип ассызыклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Шулай ук Минтимер Шәймиев «Яңарыш» республика фондының яңа проектын – рус, татар һәм инглиз телләрендә белемгә һәм килешүгә илткән юлны күп телле гомуми белем комплексларын төзүне мәдәниятара һәм конфессияара диалогны уңышлы кору мисалы дип атады.

«Иң мөһиме, кешеләр аңлый, бу проектларга ярдәм итә, аларга ошый, бу эшләр безне берләштерә. Бердәмлек – милләтара һәм конфессияләр арасында үзара аңлашу ул. Хәзер вакыт җитте, бу юнәлештәге конкрет эшләргә тотынырга кирәк, моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», – дип нәтиҗә ясады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International