Минтимер Шәймиев Казанда узачак Халыкара форумга багышланган матбугат конференциясендә чыгыш ясады

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТАСС мәгълүмат агентлыгында онлайн-форматта Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына уңаеннан Казанда 5 декабрьдән 8 декабрьгә кадәр узачак халыкара форумга багышланган матбугат конференциясе узды.

Форумның максатлары, бурычлары һәм программасы турында ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе һәм Санкт-Петербург Тау эшләре университеты ректоры Владимир Литвиненко сөйләде.

Матбугат конференциясендә катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Матбугат конференциясенең модераторы Андрей Журанков Татарстанның беренче Президенты бу өлкәгә әһәмиятле өлеш кертүен искәртте. Әйтик, Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча Игелекле ихтыяр илчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе булып тора. Аның эшчәнлеге катнашында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә бүген Татарстанда урнашкан өч объект: «Казан Кремле», «Болгар тарих-археология комплексы», «Успенья соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре» кертелде.

Минтимер Шәймиев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына халыкара форумны уздыру – мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, хәзерге геосәяси шартларда ул үз бурычлары буенча глобаль вакыйга.

Ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен гамәлдән чыгару танылган шартларында 1972 елгы Конвенция принципларына һәм комитет кагыйдәләрендә игълан ителгән идеалларга тугры булганнарга рәхмәт белдерде.

Аерым рәхмәт сүзләре белән ул ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе адресына һәм аның рәисе – РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, шулай ук комиссиянең Җаваплы сәркатибе, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзега мөрәҗәгать итте.

Минтимер Шәймиев: «ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче сессиясен гамәлдән чыгаруның танылган шартларында 1972 елгы Конвенция принципларына һәм комитет кагыйдәләрендә игълан ителгән идеалларга тугрылыклы булганнарга рәхмәт белдерәсем килә. Бердәмлек һәм хезмәттәшлек рухында сүздә генә түгел, ә чынлыкта дөнья тәҗрибәсен һәм потенциалын куллану өчен кирәкле көч куйган һәркемгә. Форумда катнашучылар дөньякүләм конфликт фонында нәкъ менә безнең ил, күмәк Көнбатышның сәяси һәм идеологик монополиясен кире каккан бөек Россия деструктив эшчәнлеккә һәм дөньяны гуманитар һәлакәт читенә китергән зур куркынычларга каршы тора, дип ышанам».

«Форум, гомумән алганда, рухилыкны үстерүгә һәм дөньякүләм мәдәни мирасның гомуми принципларын хөрмәт итүгә омтылучы цивилизацияләр, мәдәниятләр һәм халыклар арасында диалогның дәвамы булыр, дип ышанам. Кадерле катнашучылар, сезне Евразия мәдәни киңлегендә аерым әһәмияткә ия меңьеллык Казанда көтәбез. ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе буларак, Казан форумы перспектив карарлар чыгару һәм бөтен дөньяда мәдәниятара диалог юлында алга таба уртак хәрәкәтебез өчен урын булыр, дип ышанам. Рәхим итегез! Казанга рәхим итегез», - дип нәтиҗә ясады Минтимер Шәймиев.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International